Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Антибиотиклар белән дәваланганда нәрсә ашарга ярамый?

Табиб бу чорда туклану буенча киңәш бирә.

Эн­док­ри­но­лог, ме­ди­ци­на фән­нә­ре кан­ди­да­ты Зөһ­рә Пав­ло­ва ан­ти­би­о­тик­лар бе­лән дә­ва­ла­ныр­га мәҗ­бүр бул­ган ке­ше­ләр­гә тук­ла­ну бу­ен­ча фай­да­лы ки­ңәш­лә­рен би­рә. Та­биб бел­де­рү­ен­чә, ба­рын­нан да элек, көн са­ен ки­мен­дә бер литр су эчәр­гә ки­рәк, чөн­ки ул иң ях­шы де­ток­си­кант са­на­ла.

Шу­лай ук, ан­ти­би­о­тик­лар бе­лән дә­ва­ла­ну ва­кы­тын­да ба­выр­га авыр­лык ки­те­рә тор­ган ри­зык­лар­ны аша­мас­ка ки­рәк. Бо­лар — май­лы, кыз­ды­рыл­ган, ма­ри­над­лан­ган, тоз­лы һәм ыс­лан­ган про­дукт­лар, ка­зы­лык, ма­йо­нез һәм баш­ка соус­лар, шу­лай ук та­би­гый җи­ләк-җи­меш сут­ла­ры. Мон­нан тыш, та­биб бу чор­да са­рым­сак һәм су­ган кул­ла­ну­ны да чик­ләр­гә ки­ңәш итә.

Ор­га­низм­га эчәк­лек­тә фай­да­лы һәм за­рар­лы мик­ро­ор­га­низм­нар ба­лан­сын сак­лый һәм тер­ге­зә тор­ган әче сөт про­дукт­ла­ры яр­дәм итә ала. Шу­лай ук көн дә яшел­чә ашар­га, ул 400 грамм­нан да ким бул­мас­ка (ә 600 грамм та­гы да ях­шы­рак) ти­еш. Та­биб яшел­чә­ләр­не ях­шы­лап чәй­нәр­гә ки­ңәш итә.

Ан­ти­би­о­тик кул­лан­ган­да кы­зыл уыл­дык, төр­ле ба­лык­лар (мин­тай, став­ри­да, скум­брия, сы­ла, чур­тан һәм гор­бу­ша), каль­мар, йо­мыр­ка, соя, шу­лай ук чик­лә­век­ләр: мин­даль, фис­таш­ка, ара­хис, әс­тер­хан чик­лә­ве­ге, фун­дук, кун­жут ашау фай­да­лы, чөн­ки алар­да ме­ти­о­нин бар.

Шу­лай ук ор­га­низм­га май­сыз эрем­чек, сыр­лар, күр­кә һәм та­вык ите яр­дәм итә­чәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X