Антон Шибалов беренче килде
11 этапта "КАМАЗ-мастер" экипажы җиңүче яулады
«КАМАЗ-мастер» командасы экипажы «Дакар-2021» ралли-рейдының йөк машиналары зачетында 11 нче этабында җиңүче булды. 464 км араны чаллылылар 4 сәгать 46 минут 38 секундта үтте.
Икенче урынны Чаллыдан тагын бер узышчы Айрат Мәрдиев алды, ул 4 минут 13 секундка калышты. Белорус Алексей Вишневский өченче булып килде, 4 минут 53 секундка артта калып.
Иң яхшылар бишлегенә шулай ук Чаллыдан тагын ике экипаж керде: гамәлдәге «Дакар» чемпионы Андрей Каргинов дүртенче урынны алды (6 минут 13 секунд), Дмитрий Сотников – бишенче (7 минут 24 секунд).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев