Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апас районында авариядә машина йөртүче кеше могҗиза белән генә исән калган

Табиблар ир-атны караган һәм өенә кайтарып җибәргән.

Татарстан трассасында җиңел машина юл кырыена төшеп капланган. Аны йөртүче могҗиза белән генә исән калган. Бу турыда шаһитларга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

30 мартта Апас районының Шонгаты авылы янында «Лада» автомобиле юл кырыена төшеп китә. Ул ян ягына каплана. Машина җитди җимерелеп бетә.

Бәхеткә, йөртүче исән, ул имгәнмәгән. Ашыгыч ярдәм табиблары караганнан соң, аны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев