Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апрельдә “магнит давылы” булачак

"РИА-Новости" агентлыгы хәбәр итүенә караганда, апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә. Фәннәр академиясенең Физика институты Кояш рентген астрономия лабораториясе графигы буенча, 11 апрельдә һәм 13-19 апрельләрдә -- геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә "магнит давыл"ы көтелә. Җирнең Кояш "җиле" агымын кичеп чыгуы -- даими күзәтелә торган хәл. Магнитлы көннәр...

"РИА-Новости" агентлыгы хәбәр итүенә караганда, апрель уртасында Җирдә яшәүчеләрне кабат магнитлы көннәр көтә. Фәннәр академиясенең Физика институты Кояш рентген астрономия лабораториясе графигы буенча, 11 апрельдә һәм 13-19 апрельләрдә -- геомагнит күренеше, ә 12 апрельдә "магнит давыл"ы көтелә. Җирнең Кояш "җиле" агымын кичеп чыгуы -- даими күзәтелә торган хәл. Магнитлы көннәр Кояш активлыгы кимегән чорда булып тора. Шулай да белгечләр мондый көннәрдә үз сәламәтлегеңә тагын да игътибарлырак булырга чакыра. Магнит давыллары булганда баш авырту, активлык кимү, кан басымы күтәрелү, хроник авырулар көчәю күзәтелә. Димәк, апрель "давыл"ларына да алдан әзер булып тору кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев