Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Апрельдән пенсия арта

1 апрельдән социаль пенсияләр 6,1 процентка артачак, дип хәбәр итә Татарстан пенсия бүлеге.

Бу республикада яшәүче 81592 пенсионерга кагылачак.Социаль пенсияләр белән бергә хәрби хезмәткәрләрнең, аларның гаилә әгъзаларының, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, “Блокадалы Ленинградта яшәүче” билгесе белән бүләкләнүчеләрнең, радиация яисә техноген катастрофалардан зыян күрүчеләрнең, аларның гаилә әгъзаларының пенсияләре дә индексацияләнәчәк. Инвалид балалар һәм тумыштан 1 төркем инвалидларның пенсияләре 1 апрельдән соң 13454,64 сумны тәшкил итәчәк.Социаль пенсия алучы 1 төркем инвалидлар 11212,36 сум пенсия алачак.

Сүз уңаеннан, коронавирус вакытында саклык чараларын күрү өчен пенсионерларга күп хезмәтләрне электрон формада, пенсия фондындагы рәсми сайт аша алырга киңәш ителә. «Сораулар булганда Пенсия бүлегенең контакт үзәгенә шалтыратып та кирәкле мәгълүмат алырга була», – дип хәбәр итә Татарстан пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

 

Чыганак: Шахри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев