Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аргентинага бала табарга киткән хатынның гомере өзелгән

Аның үлемендә ире шикләнелә.

Аргентинада 29 яшьлек Уфа хатын-кызының мәете табыла. «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итүенчә, ул  узган елның сентябрендә кияүгә чыга. Ире белән бергә башта Грузиягә, аннары Төркиягә китә. Авырга узгач баланы Аргентинада табарга уйлый. Бала тапкач, хатын туган иленә кайтырга тели, ләкин ире моңа каршы була. Шул вакытта ир белән хатын арасында еш кына бәхәсләр чыга. Чираттагы низагтан соң хатын-кыз яңа туган сабые белән бергә тәрәзәдән егылып төшә. 

Полиция хатынның үлемендә иренең катнашы булырга мөмкин дип фаразлый. Һәлак булган хатынның туганнары әйтүенчә, аның үз-үзен үтерү ихтималы юк диярлек. Соңгы тапкыр 26 августта туганнары белән сөйләшкәндә, кыз кияүгә чыкканына үкенүен әйткән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига балалар үлем-китем