Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда армиягә чакырылучылар бәйрәме үтәчәк

15 ноябрьдә Чаллыда тантаналы төстә "Хәрби хезмәткә чакырылучылар көне" билгеләп үтеләчәк. Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бәйрәм чарасы Балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда узачак.

Бәйрәмгә хәрби хезмәткә бару яшендәге егетләр, аларның әти-әниләре, хәрбиләр һәм инде хезмәт итеп кайткан егетләр, ветераннар, шулай ук Эчке эшләр идарәсе, Федераль куркынычсызлык хезмәте, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре чакырылган.

Бәйрәм концертында 47 нче һәм 82 нче кадет мәктәпләре укчылары, шулай ук иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Мәгълүм булганча, Бөтенроссия хәрби хезмәткә чакырылучылар көне яшьләрдә ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләү максатыннан 1992 елдан башлап һәр елны 15 ноябрьдә билгеләп үтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев