Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Армиягә китә егетләр

РФ Президенты Владимир Путин 2016 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру турында указ имзалады. Аның нигезендә язгы чакырылышта 155 мең егет армия сафларына алынырга тиеш. Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр гамәлдә була. Аның барышында Татарстан Республикасыннан 21 меңләп РФ гражданы хәрби комиссиягә чакырыла, гаскәрләргә исә 4...

РФ Президенты Владимир Путин 2016 елның апрель-июль айларында Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә чакыру турында указ имзалады. Аның нигезендә язгы чакырылышта 155 мең егет армия сафларына алынырга тиеш. Язгы чакырылыш кампаниясе 15 июльгә кадәр гамәлдә була. Аның барышында Татарстан Республикасыннан 21 меңләп РФ гражданы хәрби комиссиягә чакырыла, гаскәрләргә исә 4 меңнән күбрәк кеше сайлап җибәрелергә тиеш була. Чаллыдан исә бу чакырылышта 500 дән артык егеткә ил сагына китәргә туры киләчәк.

Быелгы хәрби чакырылыш кампаниясендә әллә ни үзгәреш юк, 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге һәм хәрби хезмәттән азат итүгә сәбәп булмаган егетләр чакырыла, хезмәт вакыты шулай ук 1 еллык булып кала, элеккеге еллардагы кебек, төп игътибар югары һәм урта һөнәри белемле егетләргә биреләчәк.

Планда каралганча, 4 меңләп егетнең 45,9 проценты Коры җир гаскәрләренә озатылачак, 11 проценты - Хәрби-диңгез флотына, 10,2 проценты - Стратегик билгеләнешле ракета гаскәрләренә, 9,3 проценты - РФ ЭЭМның Эчке гаскәрләренә, 6,7 проценты - Һава-галәм көчләренә, 6,4 проценты - Оборона министрлыгының 12 нче Баш идарәсенә, 1,5 проценты - Һава-десант гаскәрләренә, 9 проценты - башка подразделениеләргә.

ТР Җыелу пунктыннан татарстанлыларны 11 майдан башлап озату планлаштырылган. Альтернатив гражданлык хезмәтенә исә бу язда 19 кеше алына. Алар хастахәнәләргә эшкә билгеләнәчәк, андый хезмәт вакыты - 21 ай, дип белдерде ТР хәрби комиссары С.Погодин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев