Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артистларга – министрлыклар бүләге

Чаллы татар дәүләт драма театрының 25 еллыгы уңаеннан бик күп артистлар министрлыкларның бүләгенә лаек булды. ТР мәдәният министрлыгының мактау грамотасына артистлар Рәзил Фахертдинов, Руслан Ибраһимов, рәссам-декоратор Наталья Парейдо һәм баш бухгалтер Ләйсән Хәмидуллина; ТР мәдәният министрлыгының рәхмәт хатына труппа бүлеге мөдире Фәнүсә Сәләхова, сәхнәләштерү бүлеге мөдире Әкрәмә Жуковская, тегү цехы...

Чаллы татар дәүләт драма театрының 25 еллыгы уңаеннан бик күп артистлар министрлыкларның бүләгенә лаек булды.

ТР мәдәният министрлыгының мактау грамотасына артистлар Рәзил Фахертдинов, Руслан Ибраһимов, рәссам-декоратор Наталья Парейдо һәм баш бухгалтер Ләйсән Хәмидуллина; ТР мәдәният министрлыгының рәхмәт хатына труппа бүлеге мөдире Фәнүсә Сәләхова, сәхнәләштерү бүлеге мөдире Әкрәмә Жуковская, тегү цехы җитәкчесе Талия Борһанова; ТРның "Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләр"гә тапшырылучы грантлар арасында "Һөнәрмәнд" номинациясендә җиңүче артист Рафик Каюмов бүләкләнде.

Татарстанның халык артисты Гөлүсә Гайнетдинова үсеп килүче буынга эстетик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәне өчен ТР фән һәм белем министрлыгының мактау грамотасы, Татарстанның атказанган артисты Энже Шиһапова авыл җирлегендә яшәүчеләргә татар язучылары әсәрләрен пропагандалавы өчен ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы, ә яшьләр сәясәте өлкәсендәге казанышлары өчен Татарстанның атказанган артистлары Чулпан Садыйкова һәм Илфат Әскәровка ТР спорт һәм яшьләр эше министрлыгының мактау грамотасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев