Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Артур Маузер: “Әти үлгәч, барыбызга да олыгаерга туры килде”

Маузер Гыйниятуллинның арабыздан китүенә 21 декабрьдә өч ел тулды.

Чит илләрдә дә танылып өлгергән Лия Шәмсина һәм Артур Маузер Чаллыда беренче концертларын куйды. Иң популяр җырларын башкарган вакытта Лия Шәмсина елап ук җибәрде. «Бәхеттән», – диде Артур. Быел сентябрь аенда әлеге пар зурлап туйларын да уздырган иде. Үз шәһәрләрендә – Чаллыда! Быел алар Дубайдан туган шәһәрләренә кире кайтты.

Әйтергә кирәк, Чаллыда Гыйниятуллиннар һәм Шәмсиннар – хөрмәт казанган, абруйлы гаиләләрдән. Алар шәһәрнең танылган эшмәкәрләре. Ике дәрәҗәле гаиләнең кушылуын, бигрәк тә Артур белән Лиянең бер-берсенә туры килүен халык таныды. Чаллы күз алдында үскән бит алар! Икесе дә талантлы. Татарстанда, аннары чит илләрдә танылдылар. Лиянең үсмер чагында ук татар телеканалларында клиплары чыккан иде. Сөйкемле кызны бар да үз итте. «Безнең кыз» дип сөйләштеләр. Саксофончы Артур турында язмаларны «Көмеш кыңгырау» балалар газетасы да үз битләрендә саклый. Ул чакта әлеге егетнең Дубайда дәрәҗәле бәйрәмнәрдә чыгыш ясап дан казаначагын белделәр микән?!

Шушы көннәрдә Лия Шәмсина һәм Артур Маузер редакциябезгә кунакка килде. Алар белән социаль челтәрләребездә туры эфир үткәрдек. Очрашуның кульминациясе – «Кил син» җырын башкардылар. Үзләре әйткәнчә, бу җырда сер бар. Шулай булмаса, болай күңелләргә үтеп керә алмас иде. «Бабамның юбилеена әзерләнгәндә аңа җыр бүләк итәргә булдык. Өч җыр арасыннан бу җырны сайлап алдык. Шәп бүләк килеп чыкты. Аранжировкасын үзебез ясадык, яңарттык. Ул шулай без яратып җырлый торган җырга әйләнде. Әле Мәскәүдән – ерак юлдан кайтканда да шуны кушып җырлый-җырлый кайттык. Серле ул», – ди Лия.

Мәскәүдә Артур белән Лия «Татар җыры – 2022» концертында чыгыш ясады. Уфада, Казанда узган «Татар җыры – 2022» концертларында да катнаштылар. Алда торган үз концертларына да бик дулкынланып әзерләнә яшьләр. «Илдә бу хәлләр башланганда Дубайда идек. Үземә тынычлык таба алмый бер көн йөрдем, ике көн. Туган якны, туганнарны уйлыйм. Аларга безнең ярдәм кирәк дип, озак та уйламый Чаллыга кайтырга булдык.

Монда кайтып кул кушырып утырып булмый, апрельдә никахлар уза торган кафе ачтык. Ул эшләп китте. Концертларыбызга да вакыт җитте. Күпме кеше килсә, шулкадәр тамашачыга концерт куячакбыз. Җырларыбыз, энергиябез белән бүлешәсебез килә», – ди Артур.

Сүз уңаеннан, туры эфирда Артурдан әтисенә багышланган җыр турында сорадылар. Маузер Гыйниятуллинның безнең арадан киткәненә быел декабрьдә өч ел. «Әти үлгәч, миңа олыгаерга туры килде. Миңа гына түгел, безнең барыбызга да. Аның киң җилкәсе артында яңгырын-карын күрми яшәгәнбез. Аннан бик күп истәлек калды. Ул һәрвакыт видеокамерасы белән йөри иде. Үз заманынның блогеры (елмая). Фильм төшерерлек.

Җырга килгәндә, кайда гына чыгыш ясасам да, саксофонда аңа багышлап «Акчарлак» җырын уйныйм. Аңа аранжировканы әтине югалткач ясый башладым. Алга таба да ул яраткан бүтән җырларны башкарырга уйлыйм», – ди Артур.

Лия исә быел югары уку йортының соңгы курсында белем ала. Чит телләр буенча белгеч булачак. «Бик күп илләрдә булдым. Күңелгә иң якыны – Дубай», – ди ул.

Яшьләр тамашачыларга да мөрәҗәгать итте. «Кил син» җыры кебек, тагын кайсы җырны яңартыйк икән дип сорый алар. «Заманында Асаф Вәлиев белән Лилия Муллагалиева «Гитара» дигән җырны бик матур итеп башкаралар иде. Бу җыр сезгә дә килешер иде», – дип язды бер тыңлаучыбыз. Артур уйлап карарга вәгъдә бирде.

Концерка килгәндә, залда халык шактый җыелган иде. Чаллы үзе үстергән Лия белән Артурын күрергә, алар белән горурланырга килгән иде анда.

фото гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес