Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Ашаган белми — тураган белә”: “Яңа гасыр” телеканалы ОТРда чыга башлады

29 ноябрьдән “Яңа гасыр” телеканалы тапшыруларын “ОТР”да (“Россия иҗтимагый телеканалы”) карау мөмкинлеге туды. Дөрес, әлегә көненә берничә сәгать кенә, әмма җитәкчелек күрсәтү вакытын арттырырга гына түгел, ә татарча тапшыруларны да күрсәтергә вәгъдә бирә.

Чөнки әлегә “Яңа гасыр” каналы җитештерә торган рус телле тапшыруларны гына карарга мөмкин. 

“Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, цифрлы күрсәтүгә күчкәннән соң, төбәкләрдә эшли торган телеканалларны карау кыенлыгы туды. 

- “ОТР” телеканалында 5 сәгатьлек күрсәтү вакыты бирелә. Әлегә без 3 сәгатьтән башладык, киләчәктә ул артачак, - диде Айдар Сәетгәрәй улы.

“Яңа гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов бу эшнең этаплап баруын ассызыклады. Аңлашыла да, мондый мәсьәләләр тиз генә хәл ителми бит. Аның техник ягы да, финанс ягы да бар. Кадрлар мәсьәләсен дә хәл итү кирәк. Бигрәк тә профессиональ, тирәнтен фикер йөртеп, сыйфатлы продукт җитештерә торган журналистларны табу кыен хәзерге заманда. 

Белүебезчә, “ОТР” бик югары рейтинглы канал түгел. Шәхсән мин үзем аны кичке якта, эш арасында караштыргалыйм. Чөнки телеканалда кызыклы сораштыруларга корылган, еш кына туры эфирда бара торган аналитик тапшырулар күрсәтелә. Шулай булуга да карамастан, “Яңа гасыр” телеканалы җитәкчелеге төбәк телевидениесенең дә, “ОТР”ның да рейтингы үсәчәгенә ышана. Гәрчә, “ОТР”да реклама куллану тыелса да, “Яңа гасыр” өчен бу бары уңай үзгәрешләр генә алып киләчәк, дип саный Илшат әфәнде. 

“Яңа гасыр” яңа каналда тамашачыларына нәрсә тәкъдим итә, дисезме? Иртәнге якта чыга торган эфирны караучылар “Здравствуйте!” тапшыруын, аның кысаларында, 10 минутлык хәбәрләр чыгарылышын карарга мөмкин. Кичке эфирда исә актуаль интервьюлар, ток-шоу форматындагы тапшырулар, хәбәрләр чыгарылышын, документаль тапшырулар карау мөмкинлегенә ия булачакбыз. Ял көннәрендә “7 дней” тапшыруын карап булачак. 

- Безнең алда рус телендәге контентны үстерү максаты тора. Әмма бу татар телле тапшыруларга зыян салу дигән сүз түгел. Кыенлыклар бар, әлбәттә. Без “ОТР”да милли, ягъни татар телендә дә күрсәтергә теләр идек. Икенчедән, тапшыруларны күрсәтү вакыты безне тулысынча канәгатьләндереп бетерми. Чөнки прам-тайм ул кичен сәгать алтыдан соң башлана. Төп мәсьәлә исә төбәк телеканалларының региональ мультиплекста күрсәтү мөмкинлеге булу белән бәйле. Без шуңа омтылачакбыз, - ди Илшат Әминов. 

Күп төбәкләрдә “Яңа гасыр” телеканалын карау өчен гаиләләр спутник тәлинкәсе алырга мәҗбүр. Бу исә өстәмә чыгымнар, ди телерадиокомпания  директоры.  

- Мәгълүмати тигезсезлек саклана дияр идем. Билгеле инде, “ОТР” телеканалы бу тигезсезлекне бераз йомшарта. Әмма милли компонентның булмавы безнең өчен бик җитди мәсьәлә булып тора һәм без якын киләчәктә аны хәл итәргә тырышачакбыз. “ОТР”да рус телендә эшләсәк тә, анда татар мохите калырга тиеш. Мин бу турыда бик күп уйладым. Рус телендә дә татар проблемалары хакында сөйләшеп була бит, - дип белдерде Илшат Әминов. Ул шулай ук бу дәрәҗәгә чыгуның җиңел эш булмавын, “ашаган белми — тураган белүен”, дә ассызыклады. 

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/ashagan-belmi-turagan-bel-yaa-gasyr-telekanaly-otrda-chyga-bashlady

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X