Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашамыйча ничә көн яшәп була?

Бу кешенең физик ныклыгына бәйле. Медиклар әйтүенчә, сәламәт кеше ике айга якын ашамыйча тора ала. Әмма моның өчен ул су капкалап торырга тиеш. Сусыз 5-7 көндә үлү очраклары да бар. Бу, әлбәттә, сирәк күренеш. Барысы да сәламәтлек торышына, ихтыяр көченә, климат шартларына бәйле.

Организмда җитәрлек күләмдә май булса, озакка чыдап була, диләр. Кеше организмы азыкны эшкәртә, запаска углевод, май, аксым калдыра, кирәк чакта аларны энергиягә әйләндерә. Бөтен запасларны файдаланып бетергәч, энергия һәм файдалы матдәләр беткәч, организм акрынлап үлә башлый.

Кеше ачлык кичергәндә аның организмында күп кенә яңа процесслар бара. Организм эчке тәэмин итүгә күчә һәм тормыш эшчәнлеген дәвам итәр өчен башта май запасларын куллана, ә аннары мускулларга күчә. Бу вакытта матдәләр алмашы сизелерлек кими, организмның барлык реакцияләре акрыная. Ачлык вакытында кешегә салкын климат, шулай ук стресс хәле, яки вирус инфекцияләре йогынтысы булганда, калорияләрнең чыгымы берничә тапкыр арта. Азыксыз озаграк яшәү өчен кешенең май запаслары зур булуы, энергиянең азрак сарыф ителүе, шулай ук яхшы физик халәт булу кирәк.

Ризыксыз кешенең күпме яшәве турындагы сорауга иң төгәл җавап (әгәр сүз 70 килограмм гәүдә авырлыгындагы ир-егет турында барса) - якынча 20-25 көн. Хатын-кызлар һәм өлкән яшьтәге кешеләр ашамыйча озаграк яши ала. Статистика буенча, ризыксыз беренче булып 15-17 яшьлекләр, аннары, ир-егетләр, алардан соң өлкән кешеләр үлә, һәм иң соңыннан гына хатын-кызлар.

Ачлыктан үлем, гадәттә, үз авырлыгыңнан югалту 30-40 процент булганда килә. Шулай да закончалыклар арасында искәрмәләр дә бар. «Гиннессның рекордлар китабы»на шундый очрак кертелгән. Африкада бер хатын 102 көн ашамыйча яшәгән. Кайбер кешеләр ризыксыз 50 көн дәвамында исән кала, ә кайберәүләр 15 көндә үлә. Кем ничек чыдый ала...

Фото: huffpost.com

 

 

Автор: Айгөл Юлъякшина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медицина