Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә JCI халыкара аккредитациясе статусы бирелде

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бүген Шәһәр Советы утырышында Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиевны JCI аккредитация статусы бирелү белән котлады.

Хастаханә эшчәнлегенә өч еллык анализ, шулай ук 2018 елның 3-7 сентябрендә уздырылган аудит нәтиҗәләре буенча Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә берләштерелгән Joint Commission International ' s (JCI) халыкара комиссиясе карары белән JCI аккредитация статусы бирелде. Наил Мәһдиев ассызыклаганча, Россиядә мондый статуска бары тик дүрт дәвалау-профилактика учреждениесе генә ия, шуларның өчесе - коммерция учреждениесе. Бары тик Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе генә дәүләт автоном учреждениесе булып тора.
«Һич арттырусыз әйтергә мөмкин, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе – Россия Федерациясендә генә түгел, ә дөньяда иң яхшы клиникаларының берсе булып тора» , - диде шәһәр башлыгы. Аудит вакытында хастаханәнең бөтен эшчәнлеге өйрәнелде һәм җентекле экспертизага дучар ителде: дәвалау-диагностика процесслары; административ эшчәнлек; матди-техник база; биналарның һәм архитектура корылмаларының куркынычсызлыгы; янгын куркынычсызлыгы - барысы буенча да тикшерү үткәрелде.
Табибларның, урта медицина персоналының һөнәри яраклыкларына һәм квалификациясенә, уку йортлары аша дипломнарны һәм сертификатларны тикшерү юлы белән, сораштыру һәм гамәли күнекмәләр, теоретик белемнәрне күрсәтү юлы белән экспертизага аерым игътибар бирелде.
Марат Мөхәммәдиев сүзләренә караганда, хастаханә табибларны җәлеп итү белән актив шөгыльләнә. Әйтик, быел Татарстан Республикасы Хөкүмәте гранты ярдәмендә клиникага 10 белгеч эшкә урнашкан, якын арада тагын икесе Чаллыга киләчәк.
Табибларның торак мәсьәләсен хәл итү өчен 500 мең сум күләмендә республика гранты каралган, тагын 100 мең сум акча шәһәр бюджетыннан бүлеп бирелә. Әлеге программа эшләгән дүрт ел эчендә шәһәрнең медицина өлкәсенә 174 белгеч җәлеп ителде.

 

http://nabchelny.ru/news/34325

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев