Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәмгә – 20 минут!

1 июльдән ашыгыч ярдәм машиналары закон нигезендәге катгый таләпләргә буйсыначак. Ягъни ярдәмгә мохтаҗ авыру янына 20 минут дәвамында килеп җитәргә тиеш. Яңа кагыйдәләр шулай ук төбәкләрнең вәкаләтләрен бермә-бер киңәйтер дип фаразлана. Медицина бригадалары финанслау мөмкинлекләреннән һәм җирлек үзенчәлекләреннән чыгып комплектланачак. Әлеге документка кадрлар кабул итү белән бәйле үзгәрешләр дә кертелде....

1 июльдән ашыгыч ярдәм машиналары закон нигезендәге катгый таләпләргә буйсыначак. Ягъни ярдәмгә мохтаҗ авыру янына 20 минут дәвамында килеп җитәргә тиеш. Яңа кагыйдәләр шулай ук төбәкләрнең вәкаләтләрен бермә-бер киңәйтер дип фаразлана. Медицина бригадалары финанслау мөмкинлекләреннән һәм җирлек үзенчәлекләреннән чыгып комплектланачак.

Әлеге документка кадрлар кабул итү белән бәйле үзгәрешләр дә кертелде. Әйтик, элекке тәртип буенча ашыгыч ярдәм бригадалары өч вариант белән комплектлана иде: гади машина йөртүче, санитар-машина йөртүче һәм фельдшер-машина йөртүче. Ә законның яңа редакциясендә бары бер генә вазыйфа кала - ашыгыч ярдәм бригадасы фельдшерына буйсынучы һәм аның күрсәтмәләрен үтәүче машина йөртүче. Әлеге шофер ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе һәм медицина учреждениеләре урнашкан торак пунктның топографиясен яхшы белергә тиеш. Шулай ук "иске яңа берәмлекләр" - шәфкать туташлары һәм санитарлар да гамәлдә булачак. Тик алары бары тик психиатрия бригадалары составында рейска чыгачак, диелә әлеге документта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев