Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асия Сөнгатуллина: "Сабантуйдан уңай эмоцияләр аласым килә"

Шәһәрдәшләребез авыл, район һәм шәһәр Сабан туйларының концерт программаларында кемнәрне күрергә тели, күп акчалар түләп эстрада артистларын чакыруга ничек карый?

Асия Сөнгатуллина:

– Мин Сабантуйларга күренекле артистларны чакыруны хуплыйм. Моны авыл хезмәтчәннәренә зур бүләк дип саныйм, чөнки авылларда яшәүчеләр яраткан артистларын күрергә тилмерә. Артистлар авылларга йөрми бит. 
Быел Чаллы Сабан туена Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге республика дәүләт фольклор ансамбле килә диләр. Аллаһы теләсә, яңгыр яумаса, бу ансамбльнең зәвыклы концертын карарга барырмын дип торам. Гүзәл Уразованың җырлавын да яратам. Элвин Грейны да тыңлар идем. 
Фирдүс Тямаевның энергетикасы шәп диләр, аны барып күрәсем, уңай эмоцияләр аласым килә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев