Ашыгыч ярдәм машинасында үлгән
Яңалыклар тасмасы

Ашыгыч ярдәм машинасында үлгән

Хатын-кызга 69 яшь булган.

Яңа шәһәрнең 49/15 йорты ишегалдында утырып торган җиреннән бер ханымның хәле кинәт начарланып киткән.

Күршеләре ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырганнар. Ләкин 69 яшьлек хатын-кызга ярдәм итәргә өлгермәгәннәр. 

Ханым ашыгыч ярдәм машинасында җан биргән.

«Йөрәгенә зарланганы булмады. Берничә көн элек кардиограмма ясаткан иде. Үзгәрешләр булган инде», – диде кызы, яшь аралаш. 

Урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәрхүмәнең күршеләре, туганнары белән сөйләшә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


үлем-китем кайгы-хәсрәт

Нет комментариев