Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Асыл татар егетләре хатын-кызны бәхетле итү серен ачты

Язның тәүге бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен гүзәл затлар зарыгып көтә. Ә ир-егетләр? Алар да үзләренчә бу бәйрәмне көтә. Ә хатын-кыз бәхете турында нәрсә уйлыйлар икән? "Хатын-кызны ничек бәхетле итеп була? 8 март көнне ир-егетләргә нинди киңәш бирер идегез?" дигән сораулар белән аларга мөрәҗәгать иттек. Марат Кабиров, язучы:...

Язның тәүге бәйрәме 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көнен гүзәл затлар зарыгып көтә. Ә ир-егетләр? Алар да үзләренчә бу бәйрәмне көтә. Ә хатын-кыз бәхете турында нәрсә уйлыйлар икән? "Хатын-кызны ничек бәхетле итеп була? 8 март көнне ир-егетләргә нинди киңәш бирер идегез?" дигән сораулар белән аларга мөрәҗәгать иттек. Марат Кабиров, язучы: "Соңгы елларда «хатын-кыз бәхете» дигәнрәк бер термин барлыкка килде. Шуннан мәхрүм итмә дип җырлыйлар да, бәйрәмнәрдә дә шуны телиләр. Тик мин бу сүзнең нәрсә аңлатканын төшенә алмыйм. Бәхет төшенчәсенең фәкать хатын-кызга гына хас өлеше нәрсә була соң ул? Ирнең җилкәсендә утыру, дисәң… Хатыны җилкәсендә яшәгән ирләр дә бар. Сүз физиологик мәсьәләләр тирәсендә бармыйдыр бит инде? Хатын-кыз бәхете - аны хатын-кыз буларак бәхетле итү… бу инде сөйләнеп йөри торган нәрсә түгел… ирләр сүзе түгел. Ә башка мәсьәләләрдә, ул артык аерылмый. Ирләрне бәхетле итү өчен ни кирәк булса, хатын-кызга да шул кирәк. Мактану әсбаплары, яхшы уенчыклар, сәләмәтлек, мәхәббәт һ.б. дип тезеп китәргә мөмкин. Гомумән, кешене бәхетле итү юлы бер генә: башта аның ниндидер кыйммәтле нәрсәсен тартып алырга кирәк. Сәләмәтлеген, яраткан кешесен, затлы кәнәфиен, һ.б. Ә бераздан - шуны кире кайтарырга. Ир-егетләргә килгәндә, берсен дә онытмагыз, дип кенә әймәсәң инде…" Эльмир Низамов, композитор: "Минемчә, хатын-кызны 8 март көнне генә түгел, ә ел дәвамында бәхетле итеп була. Сюрпризлар ясар өчен махсус даталар көтәргә кирәкми. Ә бүләкләр төрле була ала: чәчәк булсынмы яки өй эшләрен эшләү булсынмы. Иң мөһиме, минемчә, игътибарлы булу." Илназ Габидуллин, блогер: "Кулларына күп итеп акча тоттырсаң, алардан да бәхетле кеше юк инде --- Идел № --- | 07.03.2018 Идел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев