Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Асылташ”ка ярдәм кирәк!

Ятим балалар проблемасы җәмгыятебез өчен җитди бәлага әверелде. Ата-аналарның эчкечелеккә бирелүе, тәртипсез тормыш рәвеше алып барулар, социаль ятимнәрне күбәйтте, караучысыз калган балалар санын арттырды. Дәүләт, билгеле, мондый очракларда илнең кечкенә гражданнарына ярдәм итә - балалар йортлары һәм приютлар сабыйларны үзенә сыендыра, республика күләмендә алар өчен төрле махсус проектлар эшләнә, карарлар...

Шуларның берсе - "Бергә булдырабыз" проекты. Аның асылы һәм приютларда ни рәвешле гамәлгә ашырылуы, "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютының эш үзенчәлеге белән аның директоры Дамир Ханзаров таныштырды.

15 ел эчендә без 3 яшьтән алып 18 яшькәчә булган 3124 балага ярдәм күрсәттек. Шунысы кызганыч, бу егет-кызларның 80% ның диярлек әти-әниләре исән. Әмма алар балага тиешле игътибар һәм тәрбия бирмичә, аларны сукбайлыкка яки начар шартларда яшәүгә этәргәннәр. Мондый балаларга социаль ярдәм һәм реабилитация күрсәтү, яшәү шартларын яхшырту нигезеннән, без аларны 6 айга "Асылташ" ка урнаштырабыз. Анда аларның һәрберсенә педагогик, психологик, медицина, юридик, көнкүреш һәм эшкә өйрәнү буенча комплекслы ярдәм күрсәтелә. Моның өчен приютта бар шартлар да тудырылган, - дип ассызыклады җитәкче.

"Асылташ" та баланы һәръяклап үстерү, аның иҗади потенциалын ачу ягыннан да комплексы эш алып барыла. Балалар өчен белем алу һәм уен бүлмәләре эшли, тренажер һәм спорт заллары, психологик бушану өчен сенсор һәм релакс бүлмәләре бар, психолог кабинеты эшләп килә. Моннан тыш даими төстә төрле спорт чаралары оештырыла.

- Әлбәттә, без һәр баланың да үз гаиләсендә тәрбияләнүен телибез. Моның өчен аның белән дә, ата-анасы белән дә эш алып барабыз. Гаиләгә кайтару мөмкинлеге булмаганда исә, баланы опекага яки тәрбиягә гаиләгә урнаштырабыз, балалар йортына озатабыз. Шулай 2016 ел нәтиҗәсендә 59 бала туган гаиләсенә кайтартылды, 5се - опекага бирелде, 17се - улыкка алынды, 6сы - балалар йортына урнаштырылды, - дип сөйләде Дамир Ханзаров.

Әйтергә кирәк, республика күләмендә гамәлгә кертелгән яңа "Бергә булдырабыз" проекты да приютлар эшчәнлеген яхшыртып, аларга шактый гына яңалыклар кертте. Дамир Ханзаров билгеләп узганча, проект кысаларында приютларда, шул исәптән "Асылташ" та да өч юнәлеш буенча эш алып барыла.

Беренчесе - "кунак бүлмәсе"н булдыру. Приютка килгән әти-әниләргә, туганнарына балалары белән күрешү, аралашу өчен аерым бүлмә булдырылачак. Ата-аналар биредә белгечләрдән консультация дә алачаклар.

- "Асылташ" та бүгенге көндә андый бүлмәне әзерләү буенча актив эш алып барыла. Башкарылган эшләрнең күләме әлегә 20% ны гына тәшкил итә.

"Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе" һәм аның җитәкчесе Андрей Фомичевка аерым рәхмәтне җиткерәсе килә. Алар ярдәмендә бүлмәгә пластик тәрәзәләр куелды. Әмма линолеум алыштыруда, түшәм һәм стеналарны буяуда, моннан тыш палас, тәрәзәләргә пәрдәләр, диван-креслолар алуга ярдәмгә мохтаҗбыз, - диде җитәкче.

Проектның икенче юнәлеше - "Үзем эшлим, үзем булдырам". Бу юнәлештә балаларны хезмәткә өйрәтү, төрле һөнәрләр белән таныштыру эшләре алып барыла. Монда зур ярдәмне шәһәребезнең мәшгульлек үзәге күрсәтә. Үзәк белгечләре айга ике мәртәбә приютка килеп диагностика үткәреп, һөнәр сайлап алуда балаларга ярдәм күрсәтәләр. Моннан тыш "Асылташ"та тәрбияләнүче егет-кызлар Казан һәм Яр Чаллыдагы "Кидспейс" һөнәр үзәгенә йөриләр. Шулай ук приютта "Өй хуҗалыгын оештыру" кабинетлары да оештырылган. Анда егет-кызлар ашарга әзерләү, меню төзү һәм гаилә бюджетын санау серләренә өйрәтәләр.

- Шулай ук аларга пешекче, кулинар, кондитер һөнәрләре буенча да белем бирәчәкләр. Кызлар өчен "Яшь Кутюрье", егетләргә - "Яшь балта остасы" түгәрәкләре дә оештырылачак. Бүгенге көндә мондый һөнәри кабинетларның әзерлеге 30% тәшкил итте. Аны җиһазландыруда Татарстан Республикасы дәүләт советы депутаты Сергей Рачков ярдәм иткән. Ул аш бүлмәсе гарнитуры, электр плитәсе кебек җиһазлар алып биргән. "Риат" ААҖ оешмасы җитәкчесе Владимир Пономарев кабинетларны төзекләндерүдә ярдәм күрсәткән.

Өченчесе - "Мин спортны сайлыйм". Исеменнән күренгәнчә, бу юнәлештә актив спорт белән шөгыльләнү буенча эшләр башкарылачак.

- Универсаль спорт мәйданчыгы идәнен саклагыч резина белән каплау һәм приют территориясен махсус шахмат тактасы төшерелгән брусчатка белән әйләндереп алу теләге белән яшибез. Бу балаларга вакытның күп өлешен саф һавада файдалы итеп уздырырга мөмкинлек бирәчәк, - дип әйтте Дамир Ханзаров.

Җәмгыятебездә ятим балалар булмасын иде. Исән әти-әни булып та, мондый ачы язмышка дучар булган балаларга һәрчак ярдәм итик. Бала - ул зур бәхет. Аны һәр кеше дә аңласын иде!

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев