Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ата-аналар үзләренә репетитор яллый башлаган

Алар бу хезмәт өчен елына 144 мең сумга кадәр акча түгә.

Русия мәктәпләрендә белем алучы укучыларның әти-әниләре мәктәп программасын төшенүдә балаларыннан арта калмас өчен репетиторлар яллый башлаган. Tutor сервисы тикшеренүләренә караганда, алар бу хезмәт өчен елына 144 мең сумга кадәр акча түгә.
Ата-аналар арасында иң популяр фән — инглиз теле, аны репетитор белән шөгыльләнүчеләрнең 23 проценты өйрәнә. Икенче урында урыс теле буенча өстәмә дәресләр алучылар (16 процент), ә өченче урында — математиканы өйрәнүчеләр (15 процент).
Ата-аналарның күпчелеге балага бирелгән өйгә эшне аңлап бетермәүләре турында җиткерә. Моңа аптырарлык та түгел, чөнки күпчелек фәннәр буенча программа һәм биремнәр соңгы дистә елда аеруча нык үзгәрде.
Тикшеренүләрне оештыручылар билгеләвенчә, репетиторлык хакы фәнгә карап куела. Мәсәлән, чит телләрне өйрәнү сәгатенә уртача 1,5 мең сум тора. Әгәр дә елына уртача алганда 96 дәрес үткәрелсә, димәк, моның өчен 144 мең сумга якын акча түләргә кирәк була. Урыс теле һәм математика буенча дәресләр алу бераз арзанрак — сәгатенә бер мең сум чамасы.
Шунысы кызыклы: Европа халкында да моңа охшаш күренеш бар, анда да ата-аналар балалары өйрәнә торган фәннәрне аңларга тырыша.

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obraz/ata-analar-zl-ren-repetitor-yallyy-bashlagan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев