Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атаклы көрәшче вафат

Бу елның 8 октябрендә аңа 88 яшь тулган булыр иде.

РСФСРның милли көрәш буенча күп тапкырлар чемпионы, РСФСР спорт мастеры, Татарстанның атказанган спорт мастеры Раббани Шәрип улы Шәрипов вафат. Кайгылы хәбәрне Тукай районы Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резидә Сафина җиткерде. 

Раббани Шәрипов соңгы көннәренә кадәр Иске Абдул авылында гомер итте, агымдагы елның 8 октябрендә аңа 88 яшь тулган булыр иде. Аны бүген шушы җирлек зиратында соңгы юлга озатачаклар. 

Белешмә өчен: 

Раббани Шәрипов 1935 елның 8 октябрендә Тукай районы (ул вакытта Чаллы районы) Торнаташ авылында туа. 1957 елда авыл Сабан туенда беренче тапкыр батыр кала. 1958 елда – Яңа Юл районы (үзәге Теләнче-Тамак авылы) Сабан туе батыры, 1959 елда – Казанда Сабан туе батыры. 1970-1980 елларда Минзәлә һәм Яр Чаллы районнарының абсолют батыры. Дистәләрчә калаларның (Минзәлә, Чаллы, Казан, Түбән Кама, Ижау һәм башка шәһәрләр) Сабан туе батыры. «Урожай» җәмгыяте чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы тарафыннан каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уздырылучы Татар-башкорт көрәше буенча республика ярышларының дүрт тапкыр җиңүчесе.

1970-еллардан башлап, Раббани Шәриповка республика данын якларга туры килә, ул Россия ярышларында катнаша. 1971-1973 елларда, Россиянең иң көчле көрәшчеләрен җиңгәннән соң, аның җилкәсенә «Россия чемпионы» дип язылган тасма эленә. Көрәшче карьерасын 38 яшендә тәмамлый. Үз авырлыгыннан шактый авыр булганнарны да җиңә.

2010 елдан башлап Татарстан Республикасының атказанган спорт мастеры, легендар көрәшче кубогына ачык турнир уздырыла башлый. 2022 елда исә Раббани Шәрипов Кубогына 2005 елгы һәм кечерәк үсмерләр арасында көрәш буенча Xll ачык традицион турнир уза. 

2022 елның 23 ноябрендә Тукай районы Иске Абдул авылында мәдәният йорты һәм «Гиндукуш» хәрби дан музее каршында көрәшченең бюсты ачыла (авторы – скульптор Хәмит Мингалиев). Тантаналы чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан көрәш федерациясе Президиумы рәисе Марат Әхмәтов та катнаша. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев