Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атказанган мәдәният хезмәткәре вафат

Кайгылы хәбәр.

Кайгылы хәбәр килде. 76 нчы яшендә Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Дамир Сираҗиев исемндәге  премия лауреаты, Әлмәт татар дәүләт драма театрының элеккеге директоры Тамара Сөләйман кызы Халитова вафат булган.

Тамара Сөләймановна берничә ел шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залы директоры булып та эшләде. Һәм концерт залына косметик ремонт ясатты. «Тамара Сөләймановна бик юмарт, ярдәмчел, тырыш җитәкче иде. Чаллыдан китмәгән булса, концерт залына капиталь ремонт ясатуга да ирешер иде ул. Урыны җәннәттә булсын», – ди шәһәрдәшебез Гөлзар Фәхретдинова.

Соңгы елларда Тамара Халитова чирләде. Көчле рухлы булса да, чирне җиңә алмады.

Аның вафаты уңаеннан, Әлмәт татар дәүләт драма театры,  Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы балаларының, туганнарының һәм дусларының тирән кайгысын уртаклаша. «Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелә кайгынамәдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр