Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атланмайның сыйфаты нинди?

Тиздән моны сатып алучылар үзләре тикшерә ала. Чаллының бер сәүдә үзәгендә "Просто молоко" компаниясе мобиль лаборатория тәкъдир итте. Әлеге җиһаз атланмай составында үсемлек майлары барлыгын ачыклый. "Просто молоко" компаниясе хезмәткәре сатып алучыларга продукцияне ашап карау мөмкинлеге тудырды, люминископ аппаратын эшләтеп күрсәтте. Әлеге җиһазны киләчәктә сәүдә үзәкләренә куеп, майның сыйфатын тикшерергә...

Тиздән моны сатып алучылар үзләре тикшерә ала. Чаллының бер сәүдә үзәгендә "Просто молоко" компаниясе мобиль лаборатория тәкъдир итте. Әлеге җиһаз атланмай составында үсемлек майлары барлыгын ачыклый. "Просто молоко" компаниясе хезмәткәре сатып алучыларга продукцияне ашап карау мөмкинлеге тудырды, люминископ аппаратын эшләтеп күрсәтте. Әлеге җиһазны киләчәктә сәүдә үзәкләренә куеп, майның сыйфатын тикшерергә өйрәтәләр.

"Атланмайның төрлеләре бар. Намуслы товар җитештерүчеләр аның составында үсемлек мае һәм катнашмалар барлыгын хәбәр итә. Кеше организмы өчен зыянлы пальма, кокос майлары да булырга мөмкин. Аларның бәясе арзан булу сәбәпле, кайбер җитештерүчеләр сөт майлары урынына шуларны куллана. Күпләр исә этикеткага "спред" дип язалар", - ди лаборатория җитәкчесе Лариса Костоломова.

Тәме буенча чын майны ясалмадан аеру бик авыр. Моны люминисцент ысулы буенча гына эшләргә була. "Кайбер майлар ультрафиолет нурланышында зәңгәрсу төскә керә. Ә сыер сөтеннән эшләнгән табигый май саргылт була", - диде Л.Костоломова. Моны сатып алучылар үз күзләре белән күрделәр. Аппаратка куелган өч төрле майның берсе генә саргайды. Димәк, ул табигый, сәламәтлек өчен зарарсыз.

"Просто молоко" компаниясе бәясе 20 мең сумнан артык торган 15 люминископ аппараты алган. Киләчәктә аларны Казан, Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләрендәге эре сәүдә үзәкләренә куеп, сатып алучыларны атланмайның сыйфатын тикшерергә өйрәтергә планлаштыралар.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев