Атна азагында Татарстанда җылытачак
Яңалыклар тасмасы

Атна азагында Татарстанда җылытачак

Бу хакта Александр Шувалов хәбәр итте.

Атна ахырында Татарстанда һава температурасының сизелерлек  җылынуы көтелә, әмма моңа кадәр һава торышы тотрыксыз булачак. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге җитәкчесе Александр Шувалов хәбәр итте.
«Бүген -4..-9 градус көтелә, аннары бер тәүлеккә - 0..-5, аннары тагын -4..-9, ә төнге сәгатьләрдә -10..-12 градус булачак, якшәмбе көнне җылытачак», –  ди синоптик.
Якшәмбе көнне республика төньяк-көнбатыштан килүче циклонның җылы секторына эләгәчәк. Һава температурасының нульгә якын булуы язның беренче билгесе булачак. Сизелерлек явым-төшем көтелми: чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бераз кар явуы ихтимал, аннан соң һава торышы тотрыклана.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


һава торышы кискен үзгәрә

Нет комментариев