Аттан егылып КамАЗ астына эләккән җайдак кыз буенча суд эшен яптылар
Кызның гаиләсе машина йөртүчегә карата җинаять эшен туктатуны сорады.
Сабан туе чабышыннан кайтып килгән җайдак кызны таптаган КамАЗ йөртүчесен, яклар килешүе буенча, Тукай районы суды гаепсез дип тапты. Утырышта кызның гаиләсе машина йөртүчегә карата җинаять эшен туктатуны сорады.
"Язмышына шулай язылган. КамАЗ йөртүчесе бу очракта берни дә эшли алмый иде. Ул кагыйдә бозмаган, булдыра алганча бәхетсезлекне булдырмаска тырышкан,"- дип белдерде кызның туганнары.
КамАЗ йөртүчесенә 40 яшь, аның хатыны һәм 4 айлык баласы бар.
Кызның туганнары аннан акчалата мораль компенсация дә сорамаган. "Акча Даша белән булган хәлләрне төзәтә алмый, аны кире дә кайтармый,"- дигән алар.
Исегезгә төшерәбез, фаҗига 10 июнь көнне була. Һәлак булган кызга нибары 17 яшь иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев