Аттестат тапшыру тантанасында  үлгән
Яңалыклар тасмасы

Аттестат тапшыру тантанасында үлгән

Ул укучыларның яраткан укытучысы булган.

Әлеге күңелсез хәл Волгоградта булган. 60 яшьлек физкультура укытучысы чыгарылыш сыйныфларны котлаган  һәм егылган. 

Фаҗига музыка театрында була. Марина Шилина укучыларны котлый, изге теләкләрен җиткерә. Аннары кисәк хәле начарланып китә. Сыгылып төшә, аңын җуя һәм мәңгелеккә күзләрен йома. 

Марина Шилина бу мәктәпкә 1992 елда килә. 20 ел дәвамында мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары була, төрле чаралар оештыра.

Фидакарь хезмәте өчен «РФ гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре» исеме белән бүләкләнә. «Комсомольская правда» газетасы хәбәр итүенчә, аны хезмәттәшләре дә, укучылар да яраткан. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы үлем-китем

Нет комментариев