Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аттестатта – үзгәрешләр

Аттестат ничек үзгәрә соң?

Россия мәгариф министрлыгы төп һәм урта гомуми белем турындагы аттестаны яңача тапшыру турындагы канун проектын җәмәгатьчелек фикеренә тәкъдим итте. Әлегә ул проект кына, канун кабул ителгән очракта ул Россиянең барлык мәктәпләрендә мәҗбүри булачак. 
Аттестат ничек үзгәрә соң?
Беренчедән, рәсем, музыка һәм физик культура фәннәре өчен мәктәптә исәпкә алынды (зачтено) билгесе куелырга мөмкин. Икенчедән, гаилә белем бирү ситемасы формасында укучыларга билге кую тәртибе тәгаенлана. Аттестатка ОГЭ һәм ЕГЭ нәтиҗәләре дә куела. 
11нче сыйныфны бишле билгесенә генә тәмамлаучылар аттестатында да үзгәрешләр булачак. Аны алу кыенлаша. Элек барлык фәннәр “5”ле, шулай ук математикадан профиль һәм урыс теленнән БДИда 70 балл яисә күбрәк булса, чыгарылыш сыйныфы укучысы математиканы базаны сайласа, 5 ле билгесе җитә иде. Хәзер яңа таләп өстәлде: үзең сайлап алган фәннәрдән канәгатьләнерлек билге алу, уңай баллар җыю зарур. Моны Рособрнадзор ел саен билгели. Мәсәлән, быел физикадан өчле билегесе алу өчен - 36, җәмгыять белеменнән 42 балл җыярга кирәк булды. 
Проектта аттестат дубликату бирү буенча нигезнамә дә бар. Мәсәлән, җенес яисә фамилия алышынганда дубликат бирелә. Проект буенча фикер алышу 4 февральгә кадәр дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X