Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Аутизм – җанның үзгә халәте

"Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге Чаллыда 2014 елда ачылды. Шулай да, үзәкнең бүгенгәчә тулы көчкә эшләп, аутизм белән җәфаланучы балаларга тиешле ярдәм күрсәтә алганы юк. Сәбәбе гади, үзәккә бирелгән бинаны ремонтлау өчен акча җитми. Беренче тапкыр аутизм авыруы турында XX гасыр башында ук билгеле булган. "Аутизм" терминын медицина лексиконына Швейцария психиатры...

"Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге Чаллыда 2014 елда ачылды. Шулай да, үзәкнең бүгенгәчә тулы көчкә эшләп, аутизм белән җәфаланучы балаларга тиешле ярдәм күрсәтә алганы юк. Сәбәбе гади, үзәккә бирелгән бинаны ремонтлау өчен акча җитми.

Беренче тапкыр аутизм авыруы турында XX гасыр башында ук билгеле булган. "Аутизм" терминын медицина лексиконына Швейцария психиатры Е.Блейлер керткән. 1943 елда исә Америка психиатры Лео Каннер 11 баланы тикшереп, аутизм белән авыручыларга чиктән тыш йомыклык, төгәл булмаган сөйләм, бер үк хәрәкәтне берничә тапкыр кабатлау хас булуын (мондый балалар еллар буе бер төрле уен уйнарга мөмкиннәр), ачыклаган. Симптомнар җыелмасын "иртә ачыкланган балалар аутизмы" дип атаган.

Ут кемнең итәгенә төшсә, шул яна, дип халык белеп әйткән шул. Дөньяда аутизм дигән авыру барын шәһәрдәшләрнең күбесе белми дә. Ә инде үз башына төшкәннәре - гаиләләрендә шундый авырулы балалары булган чаллылылар шәһәрдә "Чудо-дети" үзәге ачылуын сөенеп кабул иткәннәрдер. Ләкин әлегә үзәк шөгыльләнү өчен вакытлы бинадан - шәһәр наркология диспансерында бирелгән бүлмәләрдән файдалана алмый һәм андагы шартлар ярдәмгә мохтаҗларның барысын да кабул итәрлек түгел.

Шәһәр башкарма комитеты үткән ел ГЭС бистәсендә урнашкан, мәйданы 315,4 кв. м булган бинаны (1нче балалар музыка мәктәбе бинасы) үзәккә бушлай куллануга биргән иде. Спонсорлар - дәүләт һәм Шәһәр Советы депутатлары ярдәме белән бинада электр үткәргечләрен яңартырга һәм тәрәзәләрен алыштырырга ярдәм иткәннәр, бушлай проект-смета документларын эшләткәннәр. Хәзер анда реконструкция ясарга кирәк.

Үткән дүшәмбе киңәшмәсендә "Чудо-дети" үзәге җитәкчесе Ася Кислованың шәһәрдәшләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итүе дә чарасызлыктан. Чөнки үзәкне куллануга тапшыру өчен 28 млн сум акча кирәк. "Без 2 апрельдә җирле каналда телемарафон үткәрергә тәкъдим итәбез. Бу бинаны ремонтлау өчен акча җыюны күздә тота. Шул ук көнне хәйрия аукционын да үткәрергә ниятлибез. Ә инде 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көнендә хәйрия концерты оештырырга була", - ди Ася Исааковна. Үткән елның июлендә үткәрелгән хәйрия кичәсеннән үзәк өчен 700 мең сум акча җыелган. Ася Кислова әйтүенчә, әлеге акчага бинага вентиляция системасы урнаштырылган.

Ил төкерсә, күл булыр, дигәннәр. Шәһәрдәшләрнең булдыра алган кадәр ярдәм итүенә өметләнә җитәкче. Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев, үз чиратында, тәкъдимне колак яныннан гына үткәрмәскә ишарәләде. "Без бүген үз аягыбызда нык басып торабыз, эшлибез. Бүгенге чыгышны тыңлап онытырга тиеш түгелбез. Һичшиксез, бу проект өстендә эшләргә кирәк", - диде.

Дөрес диагноз куеп, вакытында дәвалаган очракта, баланың савыгу мөмкинлеге зур. Мәктәп яшенә ул тулысынча сәламәтләнә ала. "Чудо-дети" үзәгендә белгечләр аутист балалар өчен күптөрле занятиеләр үткәрәләр. 18 белгеч балалар белән төркемнәрдә дә, аерым-аерым да шөгыльләнә. Нәкъ менә үзәкнең үз бинасы булмау сәбәпле, ярдәмгә мохтаҗларның барысына да булышу мөмкин түгел. Әлегә биредә йөздән артык балага ярдәм күрсәтелә. "Бүгенге көндә Чаллыда аутист балалар 500дән артык. Ә инде консультация күзәтүендәгеләр саны - 3 100, - ди Ася Кислова. - Аутизм белән, нигездә, малайлар авырый. Баланың авыруы 1,5 яшьтән 3 яшькәчә ачыклана. Диспансерда урын аз, ә балалары белән биредә шөгыльләнергә теләүче ата-аналар күп. Занятиеләрне эш сәгатьләреннән соң үткәрергә мәҗбүрбез".

Чаллыда аутизм белән авыручылар арта баруы аянычлы. Мондый диагнозлы балалар тууга нәрсә сәбәпче соң? "Авыруның нәселдәнлеккә бәйле булуы да ихтимал. Йөклелек чорында хатын-кыз эчкән дарулар тәэсире дә, ана кешенең аутоиммун авырулар, ревматизм, шикәр чире белән авыруы да аяныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал, - ди медицина фәннәре кандидаты Александр Крылов. - Бүгенге көндә аутизмнан дәвалауның үзенчәлекле методлары юк. Балага социаль тирәлеккә ияләшергә ярдәм итүче бердәнбер нәрсә - ул зурларның игътибары һәм кайгыртуы, якыннарының һәм әти-әнисенең аңа тормышта үз урынын табарга булышырга омтылуы. Мондый бала белән никадәр иртәрәк шөгыльләнә башласаң, нәтиҗәсе шуның кадәр яхшырак була. Образлы итеп әйткәндә, аутист бала белән тәүлегенә 25 сәгать эшләргә кирәк".

"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең "Чудо-дети дәвалау педагогикасы үзәге" проекты авторы, шәһәр психо-неврология диспансерының тернәкләндерү бүлеге мөдире Ася Кислова быел "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" конкурсы финалында "Хатын-кыз - ел үрнәге" титулына ия булды. Ася Исааковна сүзләренә караганда, аның республика бәйгесендә катнашуына нәкъ менә " Чудо-дети" проекты сәбәпче булган. "Аутист балалар проблемалары турында кешеләргә җиткерү мөмкин булган барлык чараларда да катнашырга тырышам, ярдәмчеләр табарга омтылам. Әлеге бәйгедә катнашуымның да төп максаты шул иде", - ди ул.

Әлеге проблемага шәһәрдәшләрнең дә битараф булмавы зарур. Аутизмлы кешеләргә җәмгыятьнең фикерен үзгәртергә этәргеч булган "Человек дождя" фильмын (төп рольдә Дастин Хофман уйный) күпләрнең караганы бардыр. 2012 елда исә Л.Аркусның аутист Антон Харитонов турындагы "Антон тут рядом" документаль фильмы дөнья күрде. Әнисе рактан үлгәч, Антонның кичергән газапларын тасвирлаган фильм дөньяны башкача күргән кешеләрне күпмедер дәрәҗәдә аңларга ярдәм итә.

Илгизә ЛОТФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев