Шəhри Чаллы

Һава торышы, боз кузгалу турында

Яз җитте. Бу атнада һава торышы безне тагыда җылы көннәре белән сөендерәчәк. Атна ахрында һава торышы +7; +8 градуска кадәр күтәрелә. Шулай ук пәнҗешәмбедән башлап кыска вакытлы яңгырлар да явачак, дип әйтәләр синоптиклар. Карлар мөгаен киләсе атна башына бөтенләй эреп бетәрләр мөгаен. Кояш төшмәгән урыннарда аз-маз калырга мөмкин. Киләсе атнада...

Яз җитте. Бу атнада һава торышы безне тагыда җылы көннәре белән сөендерәчәк. Атна ахрында һава торышы +7; +8 градуска кадәр күтәрелә. Шулай ук пәнҗешәмбедән башлап кыска вакытлы яңгырлар да явачак, дип әйтәләр синоптиклар. Карлар мөгаен киләсе атна башына бөтенләй эреп бетәрләр мөгаен. Кояш төшмәгән урыннарда аз-маз калырга мөмкин.

Киләсе атнада һава +15; +17 градуска җитәр, дип фаразлыйлар. Димәк, салкын көннәр арта калды. Чулман елгасында бозлар бу атна ахрында, киләсе атна башында кузгалырлар мөгаен. Кайбер табигатне күзәтеп баручылар быел Чулманда бозлар "утырып кына" эрерләр, дип тә әйтәләр.Анысы бер Аллаһы тәгалә эше. Шуннысы мөһим: инде киек кошлар да кайтты, агачлар бөреләнә, тиздән дөнья ямь-яшел булып ямьләнер. Күңелләрегез күтәренке булсын дуслар!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: