Һава торышы үзгәрә: көчле яңгырлар, боз һәм көчле җил килә
Яңалыклар тасмасы

Һава торышы үзгәрә: көчле яңгырлар, боз һәм көчле җил килә

Татарстанда якын арада һава торышы начарланыр дип көтелә: республикада яшенле һәм көчле яңгыр явачак, җилнең тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җитәргә мөмкин, аерым районнарда боз явачак.

Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул турыда кисәтә.

Һава температурасы төнлә +15..+20 градус булачак. Иртәгә көндез +30 градуска кадәр, Чаллыда +27 градуска кадәр эссе булачак.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев