Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Һава җылынуга кан басымы да “сикерә”

Яз сулышы инде чын-чынлап табигатьне уятып килә. Кояшлы көннәрдә бигрәк тә ямьле. Хәер, яңгыры да, язныкы булгангадыр, җылы һәм йомшак. Ләкин һава җылыну белән атмосфера басымы да, дымлылык та арта. Яңгыр яуганда, соңгысының һавадагы микъдары 100%ка кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге үзгәрешләрнең организмга ничек тәэсир итүе хакында табиблар белән фикер алышабыз....

Яз сулышы инде чын-чынлап табигатьне уятып килә. Кояшлы көннәрдә бигрәк тә ямьле. Хәер, яңгыры да, язныкы булгангадыр, җылы һәм йомшак. Ләкин һава җылыну белән атмосфера басымы да, дымлылык та арта. Яңгыр яуганда, соңгысының һавадагы микъдары 100%ка кадәр җитәргә мөмкин. Әлеге үзгәрешләрнең организмга ничек тәэсир итүе хакында табиблар белән фикер алышабыз.

- Һава басымы һәм температураның кинәт күтәрелүе, шулай ук югары дымлылык кан тамырларының эшчәнлегенә, баш сөяге эчендәге басымга тәэсир итә, - ди югары квалификацияле табиб-невролог Румия Нәбиева. - Сәламәт кеше әлеге үзгәрешләрне сизмәскә дә мөмкин. Ләкин бүген тулысынча сәламәт кешеләр юк. Ә менә үз гомерендә бер тапкыр да диагностик тикшерү узмаганнар шактый. Шуңа күрә табиб тарафыннан куелган рәсми диагнозыгыз булмаса да, муеныгызны борганда, остеохондроз "шыгырдавы"н тоясыз икән, димәк, организмның кичекмәстән табибка күренергә кирәк, дигән беренче "челтерәве" бу. Хастаханәгә баруны озакка сузмагыз. Ахыры күңелсез булуы мөмкин. Ә инде эштә нервларыгыз һәрдаим киеренкелектә, өйдә дә тынычлык юк икән, кан тамырлары туктаусыз тонуста булу аркасында, тора-бара баш миеннән кан йөреше бөтенләй сүлпәнәячәк. Нәтиҗәсе - микроинсульт, гипертоник криз..Кинәт кенә башыгыз әйләнә башлаган һәм хәлсезлек тоясыз икән, иң беренче эш итеп, кан басымыгызны үлчәгез. Критик дәрәҗәдә түгел икән (140 һәм 90), андый басымны төшерүе кыен түгел: муеныгызга массаж ясап, тынычландыра торган үләннәр, бөтнекле чәй эчү дә җитә. Тел астына 1-2 төймә глицин кую да зыян итми.

Баш әйләнүе 10 минуттан соң да үтми икән, составында анальгетик һәм кофеин булган препаратлар (парацетомол яки цитромон) кабул итегез. Ярты сәгатьтән соң кабат кан басымын үлчәгез. Һаман шул дәрәҗәдән төшмәгән икән - табиб чакыртыгыз.

- Кан басымы күтәрелү кан йөрешендәге тайпылышка яки остеохондрозга бәйле булмаска да мөмкин. Әйтик, бавыр, бөерләр һәм йөрәк эшчәнлегендәге үзгәрешләр дә кан басымы күтәрелүгә китерә, - дип искәртә тәҗрибәле невролог. - Шуңа күрә үз белдегегез белән дару эчә башлаганчы, барлык органнарның да эшчәнлеген тикшертегез. Кичләрен гөлҗимеш, сары мәтрүшкә төнәтмәләрен, шулай ук бөтнекле яшел чәй эчү бик тә файдалы. Алар кан тамырларын ныгыта, нервларның киеренкелеген йомшарта. Ә йөрәге авыру һәм кан басымы югары булган авырулар, табиб билгеләгән препаратларны вакытында эчәргә онытмагыз! Мондый авырулар өчен борчылу, көчле дулкынлану бик зыянлы. Шулай ук авыр физик көч таләп итә торган эшләрдән дә тыелып тору зарур. Ләкин бу бернинди хәрәкәтсез ятып кына торырга дигән сүз түгел. Азмы-күпме физик эш тә кирәк. Чөнки хәрәкәт кан тамырларының эшчәнлеге өчен файдалы, мускулларны ныгыта.

Майлы һәм кыздырылган ризыкларны кимрәк ашагыз

- Организмыгызның һәрдаим сәламәт булуы хакында кайгыртсагыз, иң беренче чиратта, майлы һәм кыздырылган ризыкларны күпләп ашаудан тыелыгыз: тыгызлап тулган ашказанындагы киеренкелек йөрәк эшчәнлегенә дә тәэсир итә, кан басымын да күтәрә, - дип киңәш бирә табиб-диетолог Людмила Денисенко. - Шуңа күрә кечкенә порцияләр белән көнгә 4-5 тапкыр ашарга гадәтләнегез. Иң мөһиме, А, С, Р витаминнарына бай булган ризыкларга өстенлек бирегез. Әлеге ризыклар (лимон, гөлҗимеш суы, сырганак төнәтмәсе) нерв системасының һәм кан тамырларының эшчәнлеген яхшырта. Кишердән салатлар, пешкән сыер бавыры шулай ук файдалы.

Бу бик мөһим!

Атмосфера басымына сизгер кешеләр өчен тагын бер кисәтү - бүген (8 апрель көнне) магнит давылы башлана һәм тәүлектән артык дәвам итәргә мөмкин. Табиблар искәртә: бу көнне кан басымы белән проблемасы булган кешеләр күңел төшенкелегенә бирелергә, хәлсезлек тоярга мөмкин.

- Мондый көннәрдә төп бурыч - үзәк һәм вегетатив нерв, шулай ук йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыту, - дип киңәш итә 2нче хастаханәнең участок терапевты Лилия Нуриева. - Беренчедән, каты исерткеч эчемлекләрдән баш тартыгыз, тәмәке тартуны чикләгез. Татлы (торт, шоколад) һәм әчкелтем (тозлаган, маринадлаган) ризыклардан да тыелыгыз. Чөнки магнит давылы булган көннәрдә болай да кандагы холестерин һәм шикәрнең микъдары арта. Шул ук вакытта йөрәк эшчәнлеге өчен өрек һәм караҗимеш бик файдалы. Өрек составындагы калий йөрәк мускулларын ныгыта. Өстәвенә, яман шешләрне булдырмау өчен дә менә дигән профилактика чарасы. Караҗимешнең сихәтле хикмәте турында шулай ук күптәннән билгеле. Ул йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Составында А витаминының югары микъдарда булуы күзнең күрүчәнлегенә дә уңай тәэсир итә. Гомумән, бу җимешләрне көн саен ашарга кирәк. Ләкин боларның барысы да табиб билгеләгән дәвалау чараларына табигый ярдәм генә. Йөрәкләре авыру, кан басымнары югары булган кешеләргә даруларын һәрвакыт үзләре белән йөртергә кирәк, - дип ассызыклый Лилия Илгизәр кызы.

Сүз дә юк, һәркем үз организмын дөрес итеп тыңлап, чыңлау-искәртүләрне вакытында ишетеп, табиблар киңәшенә дә колак салып яшәргә тиеш. Иң мөһиме - туганнан алып, гомер көзенә җиткәнче сәламәт ризыклар белән тукланып, сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Шушы тәгълиматны куллану яшәү рәвешенә әйләнсә, йөрәк-кан тамырлары авырулары да мондый тизлек белән артмас, ә яман шешләр замана афәтенә әйләнмәс иде. Сәламәт булыйк!

Рәзинә Насыйбуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев