Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Авариядә зыян күргән хирург Максим Шишкин турында хәбәр бар

Хезмәттәшләре сөйләде.

Чаллының танылган пластик хирургы Максим Александрович стабиль уртача авыр хәлдә, ди хезмәттәшләре. Вакыты-вакыты белән аңына килеп ала. Туганнарын таный икән. Янында тормыш иптәше, әтисе һәм абыйсы.   

Исегезгә төшерәбез, Максим Шишкин 27 январьда Башкортостан юлында авариягә очрады. Ул абыйсы белән Белорецктан Уфага таба юл тоткан булган. Борылышта Lada Vesta машинасы идарәне югалтып, башта юл киртәсенә, соңыннан Subaru Impreza автомобиленә бәрелгән. Аннан соң каршы полосага чыгып Mitsubishi Outlander машинасы белән бәрелешкән. Максим Шишкин пассажир урынында утырган һәм куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. Нәтиҗәдә тәрәзәдән чыгып очып күп җәрәхәтләр алган. Аеруча башына зыян килгән. Абыйсы исән-имин. 

Хәзерге вакытта хирург Уфа хастаханәсендә, табиблар, реаниматологлар күзәтчелеге астында. Аңа даими рәвештә ЛФК һәм башка процедуралар үткәрәләр, массажлар ясыйлар. 

Максим Александрович озак еллар шәһәрнең 5нче хастаханәсендә, «Эсперто» клиникасында эшләгән. Соңгы эш урыны – «Медгард» клиникасы. 21 еллык хезмәт стажы бар. Ул – абдоминопластика, маммопластика, лифтинг липосакция кебек операцияләрдә махсуслашкан табиб. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

2

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев