Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Августтан ниләр үзгәрде?

2026 елның 1 августыннан Россиядә эшләүче пенсионерларның пенсияләрен исәпләү (перерасчет), үзмәшгульләр өчен больничный түләүләре һәм салым түләүчеләргә хәбәрләр җибәрү тәртибе үзгәрде.

Август ае тагын нинди яңалыклар алып килде?

Пенсияләр һәм социаль ярдәм

Эшләүче пенсионерлар: 1 августтан пенсияләрне ел саен яңадан исәпләү башланды. Гаризасыз гына тупланма пенсия һәм срочная пенсия түләве күләменә төзәтмә кертеләчәк. Тупланма пенсияләр 17,3%ка, ә срочная пенсия түләүләре 19,32%ка арттырылачак.
Үзмәшгульләр: Эксперимент кысаларында (456-ФЗ) үзмәшгуль гражданнар өчен авыру буенча беренче түләүләр кертелә башлады. Айлык взнослар күләме: 35 мең сумга кадәр больничный алыр өчен ай саен 1344 сум кертеп барырга, 50 мең сумга кадәр акча алыр өчен – 1920 сум түләп барырга кирәк. Программа декрет түләүләренә һәм 1,5 яшькә кадәр бала караучыларга кагылмый. Пособие алу хокукы 6 ай дәвамында берөзлексез салым түләүчеләр өчен генә каралган.

Салымнар һәм бизнес

Салым белдерүләре: Салым хәбәрләрен тапшыру һәм җибәрү тәртибе яңартылды. Порталда теркәлгән гражданнар өчен Дәүләт хезмәтләре аша салым хәбәрләрен алуның өстенлекле формасы билгеләнде. Салым түләүче порталда теркәлмәгән яки аның аша хәбәрләр алудан баш тарткан булса, хатны кәгазьдә алу хокукы саклана. 
Маркировка: Җиңел сәнәгать әйберләре, спорт туклануы һәм ит продуктларының кайбер төрләре өчен мәҗбүри маркировкалауның яңа этаплары старт алды.
Штрафлар: Бизнес вәкилләре, контролерлар белән килешү төзеп, кагыйдә бозуларны вакытында бетерсәләр, штрафтан котыла алачак. 

Транспорт һәм коммуналь хезмәтләр

ОСАГО: Полис үз көченә кергәнче аннан баш тарткан очракта, иминият компаниясе акчаның бер өлешен (иминият премиясе бәясенең 78%ка кадәрен) кире кайтарырга тиеш. Полис гамәлгә кергәннән соң исә акча бары тик аерым үзенчәлекле очракларда гына (автомобильне утильләштерү яки компания ликвидацияләнү) кайтарыла. Иминият компаниясе акчаны 14 көн эчендә күчерергә бурычлы. 
Европротокол төзегәндә – 400 мең сумга кадәр, фото материаллары һәм каршылыклар булмаса, 200 мең сумга кадәр түләүләр каралаган. 
Юллардагы видеокамералар автомат рәвештә ОСАГО полисы булмауны терки башларга әзер. Страховкасыз йөргән өчен 800 сум штраф тәүлеккә бер тапкыр гына килә. 
ТКХ: Квитанцияләрдә аерым юллар һәм пунктлар ачыграк итеп языла башланды. 
Квитанцияләрне детальләштерү: № 214-ФЗ буенча, августтан түләү квитанцияләрендә «содержание общего имущества» (уртак мөлкәтне карап тоту) һәм «текущий ремонт» (агымдагы ремонт) юллары ике аерым пунктка бүленде. Бу гомуми сумманы арттырмый, әмма акчаның нәрсәгә (җыештыругамы әллә ремонткамы) китүен ачык күрсәтә.
Квитанцияләр айның 5нче көненә кадәр килергә, ә түләү 15нче көнгә кадәр башкарылырга тиеш. Счетчик күрсәткечләрен исә ай саен 20–25нче көннәрдә тапшыру сорала. 
Әгәр фатир хуҗасы 3 ай дәвамында счетчик күрсәткечләрен тапшырмаса яки счетчикны кабат тикшерү (поверка) срогын уздырып җибәрсә, түләүләр автомат рәвештә уртача норматив буенча исәпләнә башлаячак. Бу исә түләүнең сизелерлек артуына китерергә мөмкин. 
Идарә итүче компанияләр кайнар суны озакка сүндергән өчен түләүне автоматик рәвештә киметергә тиеш. Шулай ук җылылык өчен куллану факты буенча түләүчеләр өчен җәй айларында «Отопление» графасы тулысынча буш булырга тиеш. 
Территорияләрне төзекләндерү
Территорияләрне төзекләндерүгә ярдәм итү хәйрия һәм волонтерлык эшчәнлегенә кертелде. Аерым алганда, моңа паркларны һәм ишегалларын җыештыру, территорияләрне яшелләндерү, балалар мәйданчыкларын төзекләндерү керә. Закон территорияләрне түләүсез төзекләндерүчеләргә дәүләт ярдәме алырга мөмкинлек бирәчәк.
Йортларга элемтә операторларын кертү
Күп фатирлы йорт белән идарә итүче затның челтәрләрне монтажлау, эксплуатацияләү һәм демонтажлау вакытында хезмәттәшлек кагыйдәләрен бозган өчен җаваплылык билгеләнә. Максималь җәза – 500 мең сумга кадәр штраф. Үзгәрешләр элемтә хезмәтләре базарында конкуренцияне үстерүгә ярдәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: канун бозу Үзгәрешләр