Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автобус маршрутлары раслана

Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитетында Санкт- Петербург экспертлары тәкъдим иткән автобус маршрутлары расланырга тиеш. Транспорт бүлеге белгечләре әйтүенчә, зур автобуслар өчен 6 маршрут әзерләнә. Аларны юл хәрәкәте иминлеге автоинпекциясе хезмәткәрләре тикшерде инде. Яңа маршрутлар буенча муниципаль компания газга көйләнгән "Нефаз" автобусларында хезмәт күрсәтә. Тиздән түбәндәге юнәлешләр буенча Чаллы урамнарында автобуслар...

Шушы көннәрдә шәһәр башкарма комитетында Санкт- Петербург экспертлары тәкъдим иткән автобус маршрутлары расланырга тиеш.

Транспорт бүлеге белгечләре әйтүенчә, зур автобуслар өчен 6 маршрут әзерләнә. Аларны юл хәрәкәте иминлеге автоинпекциясе хезмәткәрләре тикшерде инде. Яңа маршрутлар буенча муниципаль компания газга көйләнгән "Нефаз" автобусларында хезмәт күрсәтә. Тиздән түбәндәге юнәлешләр буенча Чаллы урамнарында автобуслар йөри башлый:

2нче маршрут: Автостанция - Муса Җәлил - Яр Чаллы - Королев - Мәскәү - 65нче микрорайон - Залесная - Тынычлык - Яр Чаллы -Муса Җәлил - Автостанция.

3нче маршрут: Автостанция - Муса Җәлил - Яр Чаллы -Тынычлык - 65нче микрорайон - Залесная - Мәскәү - Яр Чаллы - Муса Җәлил - Автостанция.

10нчы маршрут: Автостанция - Муса Җәлил - Яр Чаллы - Королев - Чулман - Яшьлек - Усманов -Татарстан - Сөембикә - Халыклар дуслыгы - Яр Чаллы - Муса Җәлил - Автостанция.

11 нче маршрут: Автостанция - Муса Җәлил - Яр Чаллы - Нариманов - Мәскәү - Автозавод - Чулман - Королев - Автостанция.

21нче маршрут: Закамье базасы - Муса Җәлил- Яр Чаллы - Тынычлык - Татарстан - 51нче бистә.

26нчы мрашрут: 51нче бистә - Усманов - Чулман - Вахитов - Тынычлык - Яр Чаллы - Муса Җәлил - Мәләкәсаръягы - Һади Такташ - Низаметдинов.

Шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең микроавтобус маршрутлары үзгәрә. Ә менә 1, 7, 8, 13, 22, 27, 35, 42 һәм 43нче маршрутлар шул көенчә кала.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев