Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Автобуслар арта

    Шәһәр урамнарындагы маршрутлар буенча йөри торган автобуслар саны 90га җитәчәк. Моны күздә тотып, "Электротранспорт" муниципаль унитар предприятиесе автобус йөртүчеләрне эшкә кабул итә. Бүгенге көндә автопаркта 136 "Нефаз" бар. Шоферлар җитмәү сәбәпле, аларның 50се тик тора. - Рейстагы автобуслар саны 14кә генә артса да, хәрәкәт интервалы кыскара. 26нчы маршруттан тыш, һәр...

    Шәһәр урамнарындагы маршрутлар буенча йөри торган автобуслар саны 90га җитәчәк.

    Моны күздә тотып, "Электротранспорт" муниципаль унитар предприятиесе автобус йөртүчеләрне эшкә кабул итә. Бүгенге көндә автопаркта 136 "Нефаз" бар. Шоферлар җитмәү сәбәпле, аларның 50се тик тора.

    - Рейстагы автобуслар саны 14кә генә артса да, хәрәкәт интервалы кыскара. 26нчы маршруттан тыш, һәр маршрутка берәр автобус өстибез. Бүгенгә уртача интервал 8-9 минут тәшкил итә, декабрьдә 7-8 минутка калырга тиеш. Урамнарга барлык автобусларны да җибәргәч, вәгъдә иткәнчә, интервал 5-6 минут булачак, - диләр "Электротранспорт" предприятиесе хезмәткәрләре.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: