Автобуслар маршруты үзгәрүе Чаллы халкын пошаманга салды
«Пассажирские перевозки» ҖЧҖ директоры Николай Тятюшкин белдерүенчә бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми.
Бүген Чаллының социаль челтәрләрендә җәмәгать транспорты йөрешенә кагылышлы хәбәр таралды. Әйтергә кирәк, ул күп кенә пассажирларны борчуга салды. Нигездә сүз 26 маршрут автобуслары хакында бара. Имеш, алар бу атнаның пәнҗешәмбесеннән Низаметдинов урамы буенча йөрми башлаячак.
Мәсьәләгә «Пассажирские перевозки» ҖЧҖ директоры Николай Тятюшкин ачыклык кертте. Аның сүзләренчә, бу мәгълүмат дөреслеккә туры килми.
“Мондый ялган хәбәрләр таратучыларга җәза бирергә кирәк. Кешеләр бит хәзер нәрсә язсалар да ышаналар. Хакны ялганнан аерып булмый. Әгәр дә үзгәрешләр була икән, без бу хакта шәһәрдәшләребезгә рәсми рәвештә хәбәр итәбез”, - дип белдерде ул.
фото: https://fedleasing.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев