Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигант балаларга бүләк әзерли

"КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте яңа елга үзенең хезмәткәрләренең балаларына 21697 бүләк әзерли. Былтыр ул 20838 гына иде. Бүләкнең бәясе 300 сум. Нәниләргә бүләкләр декабрьнең беренче яртысында кайтарылырга тиеш. Шулай ук бушлай бүләклә 18 яшькә кадәрле өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләргә дә биреләчәк.

Шулай ук инвалид балалары булган гаиләләргә дә бүләкләр тапшырылачак. Бүләк тартма эченә "АККОНД" кондитер фабрикасында җитештерелгән тәм-томнар салыначак. Анда шулай ук фанердан эшләнгән детальләр дә булачак Узган ел әти-әниләре автогигантта эшләгән балаларга КАМАЗ машинасы рәвешендәге тәм-томнар салган тартмалар биргән иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев