Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автогигантның 50 еллыгына «Камазлылар КАМАЗ турында» дигән җыентык әзерлиләр

«КАМАЗ»га багышлап бик күп шигырьләр, әсәрләр язылды.

Автогигантның 50 яшьлек юбилеена «Камазлылар КАМАЗ турында» дип аталган шигырьләр җыентыгы әзерләү идеясе күпләрдә кызыксыну уятты. «Комета» корпоратив сайтында «Әдәби кунакханә» («Литературная гостиная») ачу буенча эш башланды. Монда килгән һәм сайлау үткән эшләрне бөтен кеше дә таныша алырлык итеп бастырып чыгарырга ниятлиләр. Шуларның иң яхшы дип табылганнары җыентыкка эләгәчәк, дип яза www.vestikamaza.ru.

Шигырьләрнең тематикасы төрле булачак. Монда заводның беренче эшчеләре, ерак елларга экскурсия, хезмәт көненнән төрле сюжетлар һәм лирика, гомумән, тормышны чагылдырган иҗат җимешләре керәчәк.

Илһамланучылар өчен вакыт кыска: май-июль айларында китап өчен үз эшләрен тәкъдим итәргә теләүчеләр кулдан язылган яки компьютерда бастырылган вариантта заводларның кадрлар белән эшләү бүлекләренә тапшыра ала.

Эшләрне кабул итү өчен хезмәт буенча контрактлар хезмәте баш белгече Мария Сарычева җаваплы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев