Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ав­тоГ­рад" ди­зай­нер­лар­ны җый­ды

Фес­ти­валь кы­са­ла­рын­да ике ори­ги­наль экс­по­зи­ция дә тәкъ­дим ител­де.

 

Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да шә­һәр тө­зе­ле­ше, ар­хи­тек­ту­ра һәм ди­зайн бу­ен­ча “Ав­тоГ­рад-2018” VIII ха­лы­ка­ра фес­ти­валь ачыл­ды. Би­ре­дә гра­фи­ка, ланд­шафт ди­зай­ны, кос­тюм ди­зай­ны, ин­терь­ер, шә­һәр тө­зе­ле­ше юнә­леш­лә­ре бу­ен­ча бер­сен­нән-бер­се үзен­чә­лек­ле хез­мәт­ләр урын ал­ган. Мон­да шу­лай ук Рос­сия ар­хи­тек­тор­ла­ры, ди­зай­нер­ла­рын­нан тыш Кы­тай, Че­хия, Из­ра­иль, Әр­мән­с­тан ос­та­ла­ры­ның хез­мәт­лә­ре бе­лән дә та­ны­шып бу­ла.

“Бу ар­хи­тек­ту­ра һәм ди­зайн бе­лән кы­зык­сы­ну­чы­лар­ны би­та­раф кал­дыр­мый тор­ган бик ки­рәк­ле һәм фай­да­лы күр­гәз­мә. Мон­да кил­гән ке­ше үзе­нә кы­зык­лы идея алып ки­тә. Мә­сә­лән, бак­ча­чы­лар өчен ланд­шафт ди­зай­ны бик ки­рәк­ле. Чә­чәк­ләр­не, ку­ак­лар­ны ни­чек утыр­тыйм дип баш ват­кан­да, кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­сын­да­гы әле­ге күр­гәз­мә­гә ки­леп ки­тү үзе­нең нә­ти­җә­сен бир­ми кал­мас дип уй­лыйм. Әле­ге күр­гәз­мә ми­нем үзе­мә дә, дус­ла­ры­ма да бик оша­ды. Рә­сем ясар­га ярат­кач, мин би­ре­дә үзем өчен фай­да­лы мәгъ­лү­мат­лар ал­дым. Ки­но һәм Марк Ша­гал­га ба­гыш­лан­ган күр­гәз­мә­ләр дә ма­тур һәм үзен­чә­лек­ле. Буш ва­кыт­ла­рын­да би­ре­гә ки­лү­че­ләр әле­ге күр­гәз­мә­дән ка­нә­гать бу­лып ки­тәр­ләр дип уй­лыйм. Чөн­ки би­ре­дән яңа­лык һәм рә­хәт­лек ала­сың”, – ди ЧДПУ сту­ден­ты Ай­гөл Га­таул­ли­на.

Фес­ти­валь кы­са­ла­рын­да ике ори­ги­наль экс­по­зи­ция дә тәкъ­дим ител­де. Аның бе­рен­че­се Рос­си­я­дә уз­ган ки­но елын ча­гыл­ды­ра. Пла­кат­лар, фильм­нар­ның пос­тер­ла­ры би­ре­гә ки­лү­че­ләр­не кы­зык­сын­дыр­мый кал­мый. Икен­че­се “Марк Ша­гал­ның ту­у­ы­на 130 ел­га ба­гыш­лан­ган ха­лы­ка­ра пла­кат­лар бәй­ге­сен­дә җи­ңү­че­ләр­нең хез­мәт­лә­ре. Шу­лай ук лек­ци­я­ләр, мас­тер-класс­лар, “2016-2018 ел­лар­да шә­һәр тө­зе­ле­ше сән­га­те, ар­хи­тек­ту­ра һәм ди­зайн”, “2016-2018 ел­лар­да иҗат кол­лек­тив­ла­ры һәм ос­та­ха­нә­ләр”, “2016-2018 ел­лар­да про­филь­ле уку йорт­ла­ры сту­дент­ла­ры­ның иҗа­ты” ди­гән те­ма­га күр­гәз­мә-бәй­ге­ләр дә оеш­ты­ры­ла­чак. Мон­нан тыш, гра­фи­ка, пред­мет­лы һәм ланд­шафт ди­зай­ны, ар­хи­тек­ту­ра мо­хи­ты ди­зай­ны, кос­тюм­нар, ин­терь­ер, ар­хи­тек­ту­ра, фо­тог­ра­фия но­ми­на­ци­я­лә­ре бу­ен­ча иң ях­шы хез­мәт ав­тор­ла­рын бил­ге­ләп үтә­чәк­ләр. Иң ла­ек­лы­лар­га Рос­сия архи­тек­тор­лар һәм Рос­сия ди­зай­нер­лар бер­лек­лә­ре­нең дип­лом­на­ры тап­шы­ра­ла­чак. Әле­ге үзен­чә­лек­ле һәм фай­да­лы күр­гәз­мә 30 май­га ка­дәр дә­вам итә.

Му­зей­лар­лар тө­не би­ре­дә кү­ңел­ле һәм оеш­кан төс­тә үт­те. Кар­ти­на­лар га­ле­ре­я­се ишек ал­дын­да да күр­гәз­мә, мас­тер-класс­лар оеш­ты­рыл­ган иде. Ба­ла­лар өчен клоун­нар та­ма­ша кыл­ды. Али­нә Хәй­рул­ли­на­ның ком ани­ма­ци­я­се дә ис­кит­кеч ма­тур бул­ды.

Зөл­фия ФО­А­ТО­ВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ди­зайн