«Автоградбанк»ның 24% кертемчегә акчаларын кайтарасы бар
Яңалыклар тасмасы

«Автоградбанк»ның 24% кертемчегә акчаларын кайтарасы бар

Бүгенге көндә ул 1 млрд 740 млн сумны кайтарды.

"Автоградбанк" кертемчеләренең 76% акчаларын кире кайтаруга ирешкән. «Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы» (АСВ) белдерүенчә, 1 млрд 740 млн сумга якын акча кире бирелгән. Тагын 24% калып бара. 

Исегезгә төшерәбез,17 июньдә «Автоградбанк» лицензиясез калды. Кертемчеләргә иминиятләштерелгән сумманы кайтаручы банклар итеп «Россельхозбанк» һәм «Ак Барс банк»ы билгеләнде. Шәһәрдәшләрне 25 июньнән кабул итә башладылар. 

 

 


Нет комментариев