Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокала студентлары өчен Туган тел көненә багышланган эссе конкурсы игълан ителде

Яр Чаллыда 1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясенең 30нчы сессиясе карары белән гамәлгә куелган Туган тел көне кысаларында, «Хәзерге заманда туган телләр» дип исемләнгән эссе конкурсы узачак.

 Конкурс Татарстан Республикасы һәм Чаллы шәһәрендә яшәүче халыкларның мәдәни мирасын һәм телләрен саклау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итүгә студент яшьләрне җәлеп итү максатыннан, автокаланың югары  һәм урта белем бирү уку йортлары студентлары арасында үткәрелә. Ул түбәндәге тематикларны үз эченә ала: 1. Туган телнең минем тормышымда әһәмияте; 2. Тел-халыклар мәдәнияте көзгесе; 3. Шәһәр һәм Татарстан Республикасы телләре һәм халыклары.Эшләр 21 февральгә кадәр электрон рәвештә кабул ителә. Аларның иң яхшылары дипломнар һәм призлар белән бүләкләнәчәк.

 

http://nabchelny.ru/news/35260

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев