Шəhри Чаллы

Автокалада Бесланда һәлак булучылар истәлегенә шәм кабыздылар

«Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында “Яшүсмер” яшьләр-яшүсмерләр клубы “Шәм кабыз!” акциясен оештырды.

Акция терроризмга каршы көрәш һәм Беслан террорчылык актында һәлак булучылар истәлегенә багышлана. Чарада катнашучылар кулларына шәмнәр алып, түгәрәккә бастылар һәм бер минут тынлык белән барысын да искә алдылар.  Искә алу акциясе ел саен үткәрелә һәм традициягә әйләнә бара. Чарада «Алый парус», «Гармония», «Юность», «Заря», «Романтики» үсмерләр-яшьләр клублары актив катнашты.

 

http://nabchelny.ru/news/33565

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: