Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада өлкәннәр декадасы башланып китте

Беренче октябрьдә бөтен дөньяда Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә.

 Традиция буенча, Яр Чаллыда әлеге вакыйгага бер көн генә түгел, ә тулы бер декада багышлана. Автокалада өлкән буын вәкилләре хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында «эшлекле дүшәмбе»дә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Ун көн дәвамында Чаллының мәгариф учреждениеләре, предприятиеләре, мәдәният, спорт һәм социаль яклау учреждениеләрендә 50 дән артык зур чара үткәрү планлаштырыла. Өлкән буын декадасы кысаларында 100 яшьтән арткан өлкәннәрне һәм юбилярларны хөрмәтләү булачак, дәвалау-профилактика оешмалары тарафыннан мәгълүмати-консультация хезмәтләре күрсәтеләчәк. Шулай ук район администрацияләре дә хәйрия акцияләре оештыра. Әйтик, тимурчылар отрядлары, яшьләр оешмалары, өстәмә белем бирү учреждениеләре ялгыз пенсионерларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү, фатирларны җылытырга булышу буенча «Игелекле эшләр вакыты» акциясендә катнашачак.

Рамил Хәлимов өлкән буын турында кайгыртуның декада кысалары белән генә чикләнмәвен билгеләп үтте. Шәһәрдә сугышта катнашкан һәр кешегә социаль паспорт рәсмиләштерелде, аларга ярдәм итү максатыннан район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре, тимурчылар отрядлары беркетелде.

Хәзерге вакытта автокалада 1517 тыл хезмәтчәне, 74 Бөек Ватан сугышы ветераны, 24 Бөек Ватан сугышы инвалиды, Ленинград блокадасында катнашкан 11 кеше, фашист концлагерьларының элеккеге балигъ булмаган 43 тоткыны яши. Шәһәрдә яшь буенча 131726 пенсионер гомер итә, шуларның 39 572 се эшли. Барлык шәһәрдәшләр арасында өлкән буын кешеләренең өлеше 24% ны тәшкил итә.

Наил Мәһдиев предприятие һәм оешма җитәкчеләренә ветераннарны, беренче төзүчеләрне, өлкән буын хезмәткәрләрен игътибарсыз калдырмаска кушты.

«Шәһәр оешмаларының берсендә үз ветераннары һәм аларның гаиләләре өчен Татарстан Республикасы буенча экскурсия оештырылды. Минемчә, бу да - өлкән яшьтәге кешеләргә игътибар бирүнең яхшы формасы», – дип билгеләде мэр.

Өлкән буын чаллылылар хөрмәтенә шәһәрнең барлык районнарында концертлар оештырылачак. Бүген 14:00 сәгатьтә «КАМАЗ» мәдәният сараенда шул вакыйга уңаеннан бәйрәм концерты узачак. 5 октябрьдә – Комсомол районында, 9 октябрьдә – Үзәк районында шундый ук чаралар планлаштырыла. Бүген «Өлкән буынны котлыйбыз» акциясе кысаларында, пассажир транспортында котлау открыткалары тапшырылачак. 4 октябрьдә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән затлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Бу көнне Үзәк районында «Өченче яшь олимпиадасы» оештырыла.

 

http://nabchelny.ru/news/33827

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев