Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокалада яшәүчеләрдән наркотик кулланган җинаятьләр турында полициягә хәбәр итүне сорыйлар

Яр Чаллыда "Россия балалары – 2019" ведомствоара комплекслы оператив-профилактик операциянең беренче этабы башланды.

Чара кысаларында полиция һәм наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту бүлеге хезмәткәрләре уку йортларына, шәһәрнең белем бирү учреждениеләренә йөри һәм яшьләрнең массакүләм ял итү урыннарын тикшерә. Полиция инспекторлары шәһәр наркология диспансеры белгечләре белән берлектә төрле психоактив матдәләрне кулланудан зарарлы нәтиҗәләр килеп чыгуы, наркотикларга бәйлелектән котылу юллары турында сөйлиләр, квалификацияле ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеге турында мәгълүмат бирәләр. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре идарәдә ышаныч телефоны эшләве турында кисәтә, аның буенча наркопритоннарда наркотиклар тарату һәм куллану фактлары турында аноним рәвештә хәбәр итәргә була. Ышаныч телефоны номеры: 37-90-10.

 

http://nabchelny.ru/news/36082

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев