Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автокаланың 5 нче балалар музыка мәктәбе Бөтенроссия конкурсы лауреаты булды

Яр Чаллының 5нче балалар музыка мәктәбе «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Россиякүләм конкурсының «Җитештерү өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен» номинациясендә II дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

 Конкурста машина төзелеше, эшкәртү производстволары, файдалы казылмалар чыгару, энергетика, төзелеш, авыл хуҗалыгы, транспорт, элемтә, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният өлкәләренең 54 республика оешмасы катнашты. Конкурс комиссиясе әгъзалары тарафыннан Чаллы музыка мәктәбе администрациясенең актив корпоратив сәясәте, персонал белән эшләү, хезмәт шартларын һәм хезмәтне саклауны яхшырту, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм башкалар лаеклы бәяләнде.«Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – оешмалар дәрәҗәсендә социаль мәсьәләләрне хәл итүнең мөһимлегенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, социаль мәсьәләләрне хәл итүдә югары социаль нәтиҗәлелеккә ирешкән Россия оешмаларын ачыклау, аларның тәҗрибәсен өйрәнү һәм тарату, оешмаларда социаль партнерлык формаларын үстерү.

 

http://nabchelny.ru/news/34796

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев