Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автомобиль спорты буенча шәһәркүләм ярышлар уза

12 майда Яр Чаллыда эшләүче яшьләр арасында автомобиль спорты буенча шәһәркүләм ярышлар уза.

Чара 10:00 сәгатьтә «КАМАтранссервис» уку үзәге мәйданчыгында оештырыла.
Аның төп максаты юл-транспорт һәлакатен һәм травматизмын профилактикалауның нәтиҗәлелеген арттыру, яшьләргә юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү, шулай ук аларда гражданлык  җаваплылыгы тәрбияләү.
 Ярышлар өч этапта  уза: юл йөрү кагыйдәләрен белүгә, тизлек  белән йөрү һәм «Мин юл йөрү кагыйдәләрен  үтим! Мин шулай  хәл иттем!» темаларына автомобильне бизәү.  
Ярышларда шәһәрнең 35 яшькә кадәрле 2 кешедән торган оешма һәм предприятие командалары катнаша.
Җиңүчеләр ярышның төп этапларында үткән юлның минималь вакытын исәпләү аша билгеләнә.
Өстәмә мәгълүматны «Заман» яшьләр  үзәгенә 57-08-70 номеры аша шалтыратып белешергә мөмкин.

 

 

http://nabchelny.ru/news/31681

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев