Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Автомобильдән баш тартып

22 сентябрьдә бөтен дөньяда Автомобильсез йөрү көне акциясе үткәрелде. 1973 елдан алып, ел саен уздырыла торган бу акция җәяү һәм велосипедта йөрүне, җәмәгать транспортыннан файдалануны, шулай ук җәяү барырлык эш һәм ял итү урынын сайлау бергәлеген үстерүне пропагандалый һәм кешеләргә ягулык куллана торган транспорт чараларыннан бер көнгә генә булса да...

22 сентябрьдә бөтен дөньяда Автомобильсез йөрү көне акциясе үткәрелде.

1973 елдан алып, ел саен уздырыла торган бу акция җәяү һәм велосипедта йөрүне, җәмәгать транспортыннан файдалануны, шулай ук җәяү барырлык эш һәм ял итү урынын сайлау бергәлеген үстерүне пропагандалый һәм кешеләргә ягулык куллана торган транспорт чараларыннан бер көнгә генә булса да баш тартуны тәкъдим итә. Акция көнендә шәһәр автотранспортыннан файдаланырга, велосипедта хәрәкәтләнергә яки җәяү йөрергә була.

Бер тәүлек эчендә бер автомобиль ягулык янудан һавага 5-6 кг зарарлы матдәләр чыгара икән. Акция көнендә автомобильсез йөрү атмосферага чыккан зарарлы матдәләрне 300 тоннага киметә дигән сүз.

2009 елдан башлап, Татарстанда әлеге акциядә ел саен 60 меңнән артык автомобиль хуҗасы катнаша. Быел да ТРның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы автомобиль хуҗаларына бер көнгә шәхси транспортсыз йөрергә тәкъдим итте.

ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның дүшәмбе көнне эшкә велосипедта килүен иртән үк инде интернетка урнаштырганнар иде. Рөстәм Нургалиевич эшкә еш кына шулай велосипед белән йөри икән. Республиканың Премьер-министры Илдар Халиков һәм Чаллының экс-мэры Васил Шәйхразиев исә хезмәт урыннарына җәяү килгәннәр. Ләкин башкала урамнарында акция әллә ни тәэсир итмәгән, автомобильләр кимемәгән.

Чаллыда да машиналарын калдырып, җәяү яки шәһәр транспортында эшкә баручылар бик аз булган. Ә менә Тукай районында Автомобильсез йөрү көне игътибарсыз калмаган. Районның пассажирлар йөртү ассоциациясе дә әлеге акциягә кушылган һәм маршрут транспортында бу көнне йөрү бәясе гадәттәгедән 5 сумга кимрәк булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев