Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

АвтоШәһәр - 2018» фестивалендә оригиналь экспозицияләр күреп булачак

Киләсе атнада, 18 майда Яр Чаллы картиналар галереясында «АвтоШәһәр - 2018» VIII Халыкара шәһәр төзелеше, архитектура һәм дизайн фестиваленең ачылу тантанасы була. Ул 30 майга кадәр дәвам итәчәк.

Чаллылылар графика, ландшафт дизайны, костюм дизайны, шәһәр төзелеше  һәм башка юнәлешләрдәге 150 эшне күрә алачак.  

Россиядән тыш, биредә Кытай, Чехия, Израиль, Әрмәнстан һәм башка илләрнең архитектор һәм дизайнерлары эшләре тәкъдим ителәчәк. 

Фестивальдә шулай ук ике оригиналь экспозиция оештырылачак. Аларның берсе Россиядә үткән кино елына багышлана, икенчесе - «Марк Шагалның тууына 130 ел» дип исемләнгән халыкара плакатлар бәйгесе финалистларының иҗат җимешләре.

Фестиваль кысаларына лекция, мастер-класслар узачак.  Алда күрсәтелгән юнәлешләрдә җиңүчеләр  Россия Архитекторларберлеге һәм Россия Дизайнерлар берлеге дипломнары белән бүләкләнәчәк. Чараның программасы белән биредә танышырга була.

 

http://nabchelny.ru/news/31684

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев