Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре 2021» традицион конкурсына старт бирелде

Яр Чаллыда «Автошәһәрнең яшь эшмәкәре 2021» традицион конкурсына старт бирелде.

Конкурс «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проекты кысаларында үткәрелә. Аның төп максаты - яшьләр арасында нәтиҗәле тормыш стратегиясе буларак эшмәкәрлекне популярлаштыру.  
Конкурста 18-35 яшьлек, эшмәкәрлек эшчәнлеген алып барырга җыенучы яисә бизнесмен чаллылылар катнаша ала. Үзмәшгульләр категориясе дә катнашу мөмкинлегенә ия.
Оештыручылар - «Заман» яшьләр үзәге каршындагы Яшь эшмәкәрләр ассоциациясе, Башкарма комитетның икътисадый үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм күрсәтү идарәсе һәм шәһәрнең сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә.
«Автошәһәрнең яшь эшмәкәре» Яр Чаллыда инде унынчы ел уза. Бу вакыт эчендә 140дан артык яшь эшмәкәр конкурста катнашты.

Быел конкурс берничә этапта узачак.
I этап - читтән торып – 2021 елның 30 октябренә кадәр оештыру комитеты катнашучыларның гаризаларын кабул итә, аларны тикшерә һәм II этапта катнашучыларны билгели;
II этап - көндезге – жюри әгъзаларына конкурста катнашучылар тарафыннан бизнес-проектларны тәкъдир итү. Ул 2021 елның 16 ноябреннән үткәрелә;
III этап – финал - җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы. Көне II этап тәмамланганнан соң оештыру комитеты тарафыннан билгеләнә.
Җиңүчеләр «Ел ачышы», «Уңышлы старт», «Социаль эшмәкәрлек», «Иң яхшы бизнес идея», «Автошәһәр эшмәкәре» номинацияләре буенча билгеләнәчәк.
Җиңүчеләр «Россиянең яшь эшмәкәре - 2022» конкурсының төбәк этабында үз проекты турында сөйләү мөмкинлеге алачак.
Катнашучыларны теркәү Chelnyanp@gmail.com электрон адресы буенча башкарыла (Нигезләмәнең кушымтасында күрсәтелгән тутырылган форманы җибәрергә кирәк) яки гаризаның электрон формасы ярдәмендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: конкурс