Шəhри Чаллы

Авыл кешесе кибет тавыгы ашаганда, Ләйлә Дәүләтовага чеби ник кирәк?

Апрель җитүгә авыл кешесенең күзе юлда: берәр ят машина күрендеме - тәрәзәгә йөгерә. «Әллә авылга чеби сатучылар килдеме икән?» - дип, кызыксына ул. Уч төбенә сыеп бетәрдәй кечкенә генә булса да, чебине бәби караган кебек тәрбияләргә, икенче төрле әйтсәк: «үтермичә үстерергә» кирәк. Ә бу мәсьәләдә һәркем үз тәҗрибәсенә таянып эш...

Апрель җитүгә авыл кешесенең күзе юлда: берәр ят машина күрендеме - тәрәзәгә йөгерә. «Әллә авылга чеби сатучылар килдеме икән?» - дип, кызыксына ул. Уч төбенә сыеп бетәрдәй кечкенә генә булса да, чебине бәби караган кебек тәрбияләргә, икенче төрле әйтсәк: «үтермичә үстерергә» кирәк. Ә бу мәсьәләдә һәркем үз тәҗрибәсенә таянып эш итә. Әлеге язмада чебине йомыркадан чыгаручылар, үстереп сатучылар, сатып алучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.

Ипи белән сыйлаячагын белеп торганга, «өй чебиләре» юмарт хуҗабикә янына йөгереп килеп җитә

Ипи белән сыйлаячагын белеп торганга, «өй чебиләре» юмарт хуҗабикә янына йөгереп килеп җитә

Әнисә МИННӘХМӘТОВА, (Тукай районы, Яңа Бүләк авылы): «Бер генә чебием дә үлми»

- Былтыр көз көне, октябрь аенда, кар төшкәндә генә яшь тавыгыбыз качырып 4 чеби чыгарды. Бик озак вакытлар кыртлаган тавыш килгән иде, тик йомыркаларын таба алмадык. Лапас сәндерәсендәге брезент астында булган икән йомыркалары. Чыккач кына күрдек инде. Моңа чаклы беркайчан да кышка кергәндә чеби асраганым булмады, беренче мәртәбә бу хәл. Минәйтәм, болар үсмәс инде - үләрләр… Урамда салкын - нишләмәк кирәк, башта чебиләрне әниләре белән бергә өйгә алып кердем. Тавык берәр ай ияртә бит аларны, шул вакыт эчендә анысын да өйдә тоттым.

Шундый акыллы булды «кышкы» чебиләрем. Идәнгә төшереп, кулны өч тапкыр чапкач та, үзләре белеп, ояларына кереп китәләр иде. Тик аларны өйдә генә тотып булмый. Көнгә икешәр тапкыр: кайчан 20 минут, кайчан бер сәгать тә була иде - аякларын язарга сарайга алып чыктым. Сарайга чыгуга, очып уйный башлыйлар. Мин сокланып карап торам. Урамга алып чыгу өчен аларны тартмага тутыра идем, болар бераз үсүгә, кул белән тотканны да, кәгазь тартманы да яратмый башлады. Ике чеби иң башына менеп утыра, икесе - кулларыма, урамга шулай итеп чыга башладылар. Менә шулай үстеләр. Абзарымда әтәчем юк иде, берсе әтәч булды, сөендем әле шуңа.

Хәзер авылда кеше сыер тотмый бит, шуңа сөткә миңа киләләр. Никадәр генә чиста булсаң да, өеңдә чеби булгач, ис килә инде: «Берүк ят ис килә дип, читенсенә күрмәгез. Өйдә чебиләрем үсә», - дип, аларны кисәтәм дә, кергән кешегә кызык булып китә. Аптырап, барып карыйлар.

Минем үземнең гомеремдә бер мәртәбә, бер генә чебине дә үтергәнем юк. Ничәне алам - барысы үсә. Бу кышкы чебиләр витамин бирмәсәм дә үсте, ә гадәттә яз көне 20 бройлер алам, үзебез сыер тоткач, сөт кул астында бит - кальций булсын дип, эремчек ашатам. Аннан соң кечкенә чебиләргә беренче чорда кычыткан әйбәт. Аның суын да эчертәм. Кычытканны пешекләп бирәсең икән, аларга витамин була ул. Чебиләргә генә түгел, тавыкларга да файдалы. Кышка кергәндә күп итеп нәкъ мунча себеркесе зурлыгында кычыткан себеркесе бәйлим. Шуларны тавыкларга ашатасың икән, кыш буе йомыркаларының кабыкларын ашамыйлар. Көнгә өчәрне ашап бетерә безнекеләр.

…Әнисә апаның кышкы чебиләре инде тавык булган. Хәзер үзләре йомырка сала. Тик шулай да «балачакларындагы» гадәтләренә тугры калып, хуҗабикәләрен күрүгә, йөгереп килеп җитәләр дә, ипи биргәнен көтәләр…

Индира ШАКИРОВА, Зәй районы, Урта Пенәчә авылы: «Картлар үлеп бара, ә яшьләргә чеби кирәк түгел»

Индира ханым токымлы чебиләр үстереп сату белән шөгыльләнә. Кошчылык фермасы ире исемендә булса да, әле генә йомыркадан чыккан чебиләрне дүрт ай буе тәрбияләп, сатарга әзерләү - аның өстендә. Дистә генә түгел, йөзләгән чеби уза аның кулы аша. Ә бу эшкә 2005нче елда, авылларындагы колхоз таралганнан соң тотынганнар. Эшсез калган Шакировлар кул кушырып утырсаң, беркем дә сиңа «мә» дип, акча китереп бирмәячәген яхшы аңлаган.

- Без йомырка сала торган кызыл тавыклар үстерәбез. Аларны Удмурт республикасының Ува бистәсеннән кайтартабыз. Өстенлекне «Хайсес браун» дигән токымга бирәбез. Ник дисәгез, алар йомырканы «ишеп» сала. Мондый токымлы бер тавык елына 350ләп йомырка салырга сәләтле.

Чебиләрне декабрь аенда ук кайтарабыз. Әле генә йомыркадан чыккан чебиләрне, билгеле, тәрбияләү күп көч сорый, аның мәшәкате дә күп. Шуңа күрә беренче чорларда 24 сәгать буе фермада булабыз. Температураны, дымлылыкны төгәл сакларга кирәк. Дымлылыкны карап бетермәсәң, ул шундук чебиләрнең кыяфәтенә чыга инде. Алар йөрми башлыйлар, йоннары юешләнә… Ә температура 36 градус булырга тиеш. Әгәр шуннан суыграк булса, утыра башлыйлар, бөтенләй башка тавыш чыгаралар. Хәзер инде «Хайсес браун» токымлы чебиләрне кыяфәтләренә генә карап та, җенесен аерырга өйрәндем. Чеби вакытында тавыклары кызгылтрак, ә әтәчләре - лимон кебек сап-сары була.

Беренче атна-ун көн эчендә чебиләр үлештерәләр. Тик күңел төшермим - шулай булырга тиеш инде ул. Юлда кайтканда да берсен-берсе таптап имгәтергә мөмкиннәр бит. Ә халыкка үскәнрәкне алырга киңәш итәр идем. Бер көнлек чебиләргә барыбер дә прививка, вакциналар да ясатырга кирәк, аны эшләргә бөтен кешенең мөмкинлеге дә юк…

Безнең чебиләр инде сатуга чыгарырлык булып килә. Тик шунысына игътибар итәм: сату эшләре елдан-ел кыенлаша. Яшьләргә чеби кирәк түгел - алар йомырканың да, итнең дә кибеттән әзерен генә барып ала. Ә өлкән яшьтәгеләр кимегәннән кими… Сәламәтлекләре булмагач, алар асрый алмый инде аны. Быел чеби алырга теләүчеләрнең саны аз. Дөнья әнә шулай әзергә-бәзерне ашауга җайлашып бара…

Ләйлә ДӘҮЛӘТОВА, шагыйрә: «Чеби алырга җыенам»

Безнең авылда әни ел саен бройлер чебиләре ала. Быел да 30ны алды. Актаныш районының Богады авылында яшәүче әниемә 71 яшь. Ул гадәттә бер көнлеген алырга тырыша. Кызым Гөлмәрьям өчен бу зур шатлык инде. Аңа иң кызыклы уенчык - ул чеби. Әни чеби алгач та, тизрәк авылга кайтып, беренче шуларны карыйбыз. Казанга килдек тә менә - әле дә чеби сөйли, исендә калдырган шулар белән уйнаганын. Менә хәзер уйлап утырам, әллә Казанга да бер бишне генә булса да, бәләкәй чеби алыйк микән, дим. Интернетта караган идем, Казанда да инкубаторда чеби чыгарып сатучылар бар икән, белешеп куйдым инде. Аннары ике атнадан соң, бераз үскәч, әнигә алып кайтып бирербез мөгаен - үзе алган партиясенә кушып җибәрер.

Чеби карауны кемдер авырсынырга мөмкин. Ә әни шатлана-шатлана ала аларны. Беренчедән, оныклары кайту белән йөгереп барып, беренче чеби карыйлар. Икенчедән, үстергәч, ул аларның итен балаларына бирә бит инде - үзе өчен генә үстерми. Шәһәрдә нинди генә тавык ите сатып алсак та, аннан чын тавык тәме килми. Карап торышка менә дигән тавык кебек, үзе арзан. 150 сумга менә дигән түшкә алып була хәзер. Тик аннан тавыкның исе дә килми. Ә авылда үскәне - ул инде бөтенләй башка әйбер.

Мин үзем дә чебиләрне бик яратам. Иң яраткан җан ияләрем ул минем. Авылга кайтып, чеби белән уйнаганда әни һаман да ачулана: «Җитәр, куй инде урынына», - ди. Мин чебине учыма алып, сокланып, сыйпап шулай үземә ләззәт алам.

Әни гадәттә чебиләренә кычыткан ашата. Аларның очларын җыеп алып, ваклап бирә. Мин үзем дә авылга кайтканда кычытканнар җыям. Рәхәт мәшәкатьләр бу. Әгәр әни, «интекмим әле», дип утырса, аңа авыр булыр иде. Кеше эшсезлектән үлә. Яраткан эшең, шөгылең булу сине акчасызлыктан да, күңелсез уйлардан да коткара торган әйбер бит инде ул.

Мин кечкенә чагында авылда һәр өйдә сыер, тавык, сарык бар иде. Хәзер менә авылга кайтам бит инде - зур авыл булса да, сыер асраучылар сирәк хәзер. Тавыкның үзен дә, йомыркасын да кибеттән сатып алалар. Авыл җирендә бөтен мөмкинлекләр дә бар, шуңа үзеңә дә асрарга кирәк. Авыл халкы, «эшсезлек бездә», дип, зарланып, тилмереп йөри, ә мал асрамый. Дөрес әйбер дип санамыйм моны…

Мөхәррәм МӨБӘРӘКШИН, Буа районы, Казма авылы: «Аягыннан тоткач, башын күтәрсә - әтәч, күтәрмәсә - тавык була»

Мөхәррәм абый 1985нче елдан инкубаторда үз йомыркаларыннан чеби чыгарып сату белән шөгыльләнә. Бу эшкә алынуы бөтенләй көтмәгәндә булган: газета укып утырган чагында Новосибирск шәһәрендә инкубатор саталар дигән игъланга тап була ул. Озакка сузмый гына, барып алып та кайта җайланманы. 52 йомырка сыя торган инкубатор белән эшен башлап җибәргән Мөхәррәм абыйның хәзер шушындый 4 җайланмасы бар, аларга 324 йомырка сыя. Сатып алучылар Буа районыннан гына түгел, читтән, әйтик Яшел Үзәннән дә бар.

Чебиләрнең җенесен аягыннан эләктереп күтәреп беләләр

Чебиләрнең җенесен аягыннан эләктереп күтәреп беләләр

Йомырканы инкубаторларга урнаштырганнан соң, 21 көннән чеби чыга. Түгәрәгеннән - тавык, озынчасыннан - әтәч. Гадәттә инкубаторга куйгач, 65-75 процент йомыркадан гына чеби чыга ала. Җайланмага урнаштырасы йомыркаларны исә алдан әзерләргә кирәк. Моның өчен тавыкларымны берәр ай алдан яхшылап ашатам. Сары балчык, акбур, агач күмере көле дә, пешкән бодай һәм арпа, тоз белән бәрәңге пешереп ашату да яхшы. Пешереп биргән җимне аеруча яраталар, аннан соң, андый сыйның файдасы да шундук сизелә - йомыркалары зуррак була башлый. Әгәр анасын яхшылап ашатмасаң, нинди генә матур йомырка булса да, аннан чеби чыкмый. Чыкса да, озак яшәми.

Аннан соң, тавыкларга ашату өчен дип, язга йомырка кабыгы җыябыз. Менә хәзер чеби чыккан йомыркаларның берсен дә юк итмибез - киптереп, төеп куябыз. Аннары печәннән коелган яфракларны ашатабыз. Анда нәрсә генә булмый - 150 төр бөҗәк була анда. Аларга бик тә яхшы ул.

Йомыркадан чеби чыгарырга уйлагансың икән, әтәчне ел саен алыштырырга кирәк. Кан алыштыру өчен эшләнә бу эш. Әгәр шулай эшләмәсәң, булачак чебиләреңнең йомыркалары вагаячак.

Мөхәррәм абый Мөбәрәкшин бер тәүлеклек чебиләрнең кайсы әтәч, кайсы тавык икәнен аягыннан эләктереп күтәреп карап белә. Тавык булса - башын аска яшерә, әтәч булса, киресенчә, өскә күтәрә икән.

- Әлеге тәҗрибә 90 процент очракта дөреслеккә туры килә. Чеби чыкканнан соң, аны бер тәүлек буе ашатмыйм әле мин. Чөнки эчендәге күкәй сарылары бетәргә тиеш. Шуннан соң тары яки манный ярмалары сибәбез. Бер тәүлектән соң каты итеп ясалган чәй эчерә башлыйм. Аны өч тәүлеккә чаклы эчерәм. Бер атнадан соң иртән иртүк маргонцовкалы су бирәм. Сыек алсу төстәге су була ул. Болар икесе дә чебиләрнең ашкайнату системасын чистартырга ярдәм итә. Чебиләрне алып бетереп баралар, тик калган булсалар, аларны өйдә 3 атна асрыйм да, аннан соң урамга чыгарып җибәрәм.

Чебиләрнең бәясе уртача 75-80 сум икән. Билгеле, токымлысының бәясе дә кыйммәтрәк. Ә Мөхәррәм абыйның токымлы тавыклары да җитәрлек. Үзе әйтмешли, кайсысының сакалы бар, кайсысының мыегы… Әле шәрә муенлылары, йонлы аяклылары, кикриклеләре, чуарлары, аклары да җитәрлек.

- Кызыл гади авыл тавыгын чыгармыйм мин. Алар озакка чыдамый - 18 айга гына җитә. Ә мин чыгарып сата торганнары 3әр ел яши, - дип сөйли әңгәмәдәшем. - Канатланып эшлим. Үзем 1нче төркем инвалид мин, 2006ны елда инсульт булганнан соң, сул ягым эшләми. Үзеңнең эшеңнән тәм таба белү - иң зур куанычтыр ул мөгаен!

Айгөл ЗАКИРОВА

http://beznen.ru/basma/2017-17

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: