Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Авылда яшәүче яшь әниләргә акча бирәчәкләр

Авылда яшәүче яшь әниләргә 2018 елдан яңа төр түләүләр гамәлгә кертелде. 25 яшькә кадәр беренче баласын тудырган хатын-кызларга хәзер бер мәртәбә 50 мең сум акча биреләчәк. Ә инде 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче баласын тапса, аңа хөкүмәт 100 мең сум күләмендә акча түлиячәк. Ләкин әлеге ярдәм чарасының үз шартлары бар:...

Авылда яшәүче яшь әниләргә 2018 елдан яңа төр түләүләр гамәлгә кертелде. 25 яшькә кадәр беренче баласын тудырган хатын-кызларга хәзер бер мәртәбә 50 мең сум акча биреләчәк. Ә инде 29 яшькә кадәр хатын-кыз өченче баласын тапса, аңа хөкүмәт 100 мең сум күләмендә акча түлиячәк. Ләкин әлеге ярдәм чарасының үз шартлары бар: бала 2018 елның 1 гыйнварыннан соң туган булырга, бала тапкан хатын-кыз ким дигәндә өч ел авылда пропискада торган булырга тиеш. Тагын бер шарт: акчага Россия гражданнары гына дәгъва итә ала.

Республикадагы демографик хәлне анализлаганнан соң, җитәкчелек шундый социаль ярдәм чарасын кертергә булган. ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итүенчә, Татарстанда 2017 елда 2016 елга караганда 7,7 меңгә кимрәк бала туган. Авылларда исә халык саны тагын да ныграк кими бара. Узган ел дөньяга килгән балаларның 17 проценты гына авылда теркәлгән.

2017 елда авылларда 25 яшькә кадәрге 2020 хатын-кыз беренче баласын тапкан, 397 хатын-кыз 29 яшькә кадәр өченче баласын тудырган. Быел да күрсәткечләр шушы дәрәҗәдән төшмәс, ярдәм чарасы бәлки аны күпмедер югары күтәрергә булышыр, дип саный министр. Ләкин, гомуми алганда, нәтиҗәләр бер елдан соң гына күренәчәк.

Әлеге категориягә кергән тукайлылар гариза белән район социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итә ала. Министр белдерүенчә, мөрәҗәгатьләр ун эш көне эчендә каралырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев